Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналы бүләк уйната

Журналыбызны даими укучы дусларыбыз хәтерлидер. Узган елның октябрь санында «Курчак уйнаучы галимә» – педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм...

Журналыбызны даими укучы дусларыбыз хәтерлидер. Узган елның октябрь санында «Курчак уйнаучы галимә» – педагогика фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы доценты, РФ Рәссамнарының иҗат берләшмәсе, ТР Һөнәрчелек палатасы әгъзасы Мәдинә Мәхмүтова турында язган идек. Бу көннәрдә ул укучыларыбыз өчен сюрприз итеп үзе ясаган ике курчак калдырып китте.
Бу бүләккә теләге булган һәркем ия була ала!
Курчаклы булу өчен бары тик «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына (язылу индексы П2429) 2019 елның 2 нче яртыеллыгына тулысынча язылырга һәм язылу турындагы квитанцияне 30 майга кадәр «Языл һәм курчак от» тамгасы белән gaila-mektep@mail.ru адресына юлларга кирәк. Хатта шулай ук элемтә өчен номерыгызны, тулы исем-фамилиягезне күрсәтергә онытмагыз.
Бүләкләрне 31 май көнне журналның инстаграмдагы шәхси битендә туры эфирда уйнатачакбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ