Гаилә ипотекасы 2024 елга кадәр озайтылачак

Хөкүмәт гаилә ипотекасы программасын 2024 елның 1 июленә кадәр озайта, дип хәбәр итте Россия премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә

«Гаилә ипотекасы» президент кушуы буенча озайтыла. Ташламалы шартлардан 2024 елның 1 июленә кадәр бала туганда киләсе ел ахырына кадәр файдаланырга мөмкин», – диде ул вице-премьерлар белән киңәшмәдә.

Мишустин искәртеп узганча, әлеге программа дәүләт башлыгы инициативасы белән 4 елдан артык тормышка ашырыла. «Гаилә ипотекасы» программасыннан ике яисә күбрәк балалы гаиләләр генә түгел, ә бер балалы гаиләләр дә файдалана ала.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *