Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар саны

“Бүгенге көндә, уңышка ирешү өчен, һичшиксез, инглиз телен камил белү мөһим. Мәктәптә аны безгә укытмадылар. Мин бу телне үзлегемнән үзләштердем. Швециянең Король институты белән нефть-газ өлкәсендә у...

“Бүгенге көндә, уңышка ирешү өчен, һичшиксез, инглиз телен камил белү мөһим. Мәктәптә аны безгә укытмадылар. Мин бу телне үзлегемнән үзләштердем. Швециянең Король институты белән нефть-газ өлкәсендә уртак проектыбыз бар, инглиз теле кирәк. Кытай, Көньяк Кореянең нефть институтларында лекцияләр укырга туры килә. Европада гыйльми конференцияләрдә катнашасың – һәр илдә аралашу инглиз телендә. Хәзерге заманда бу телдән башка уңга да, сулга да бер адым ясый алмыйсың”, – дип чит тел белү әһәмиятлеген мыекка чорнап куярга киңәш итә И.М. Губкин исемендәге нефть химиясе һәм газ сәнагате институты профессоры Фирдәүс Габделфәрт улы Җәгафаров. Үрнәк гаилә, тормышта үз-үзеңне табу турында сөйләшкәндә, журналыбызның бу санында сүзне химиягә гашыйк биюче профессорга бирәбез.
Быел, 2019 елның 25 августында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәшенең фашист җәлладлары кулыннан һәлак булуына 75 ел тула. Аларның исемнәре элеккечә халкыбызның намусы һәм батырлык символы булып калды. Журналдагы “Җәлилчеләр” дип аталган әлеге сәхифәбез менә шул каһарманнарыбыз хакында. Беренче язмабыз Абдулла Алишка багышлана.
Кемдер Казанны яулау өчен авылыннан чыгып китсә, казанлылар исә Мәскәү турында хыяллана. Бу сандагы геройларыбыз хыялланып кына калмый, тәвәккәлләп, идея-проектларын гамәлгә ашыра, тормыш баскычында тагын бер басмага өскә атлый. Мәскәүне яулау соң түгел. Моңа кадәр армиягә барып кайтырга, балаңның үскәнен көтәргә дә була... Сезнең дә уңыш сере турында беләсегез киләме? Алай булса, «Гаилә һәм мәктәп» журналының гыйнвар санын укыгыз.
Наркотик белән мавыккан үсмерне ничек сизеп алырга? Халыкара кагыйдәләр буенча исәнләшеп, таныша беләбезме? Бала рәсемнәренә карап, аның күңел халәтен ачыклап буламы? Әлеге темага язмалар да укучыларбыз өчен кызыклы һәм файдалы булсын дидек.
Яңа санның эчтәлеге

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ