Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп»нең февраль саны дөнья күрде

Эшчәнлеге бер аланнан башланган «Сәләт» хәрәкәте быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан сәлкеш, әйдаман, «Сәләт» клубы президенты юлын үткән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдра...

Эшчәнлеге бер аланнан башланган «Сәләт» хәрәкәте быел үзенең 25 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан сәлкеш, әйдаман, «Сәләт» клубы президенты юлын үткән «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белән әлегә бу дөнья белән таныш булмаучыларга биредәге мөмкинлекләр турында сөйләргә булдык. «Безнең аланнарда эшләүче һәр әйдаман сәлкешләрнең нәрсә белән шөгыльләнүен, нәрсә белән кызыксынуын, омтылышларын белеп-күреп тора. Шуннан чыгып, без – җитәкчеләр аларга шартлар тудырырга тырышабыз. Әйтик, аланда ял итүче берәү рәсем ясау белән мавыга ди. Димәк, аны тиешле буяулар белән тәэмин итәргә кирәк. Аның дусты музыка белән шөгыльләнә – аңа сәхнә тәкъдим итәбез. Хәтта: «Пианино кирәк», – дип мөрәҗәгать иткән сәлкеш өчен аланга шул музыкаль коралны китергән вакытлар да булды. Шундый кечкенә шартларны үтәү зур мөмкинлекләргә юл ача», – ди әңгәмәдәшебез.


Табиб, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының республика наркодиспансеры психотерапевты Илгиз Ураев белән үткәрелгән әңгәмәдә лудомания дип аталган комарлы уен бәйлелегенең сәбәпләре һәм аннан котылу юллары турында фикер алышабыз.


Нык рухлы әфганчы Ильяс Дауди, «Җәлилнең кан кардәше» булган Абдуллла Баттал турында язмалар балаларыбызга батырлык һәм кыюлык үрнәге итеп күрсәтерлек язмышларны тасвирлый.


Бала белән ШУЛ хакта ничек сөйләшергә? Айлык керем-чыгымнарны ни рәвешле исәптә тотарга? Антистресс-уенчыклар кем өчен чыгарылган? Социаль челтәрләрдә блог алып бару нинди җаваплылыкка илтә? Бу сорауларның барысына да җавапны журналның февраль саны битләреннән таба аласыз. Шулай ук күңел өчен Түбән Кама шагыйрьләренең әдәби күчтәнәче, бала белән бергә баш ватып алу өчен биремнәр, укучыбыз җибәргән аш-су серләре һәм «Остаханә» сәхифәләре күңелегезгә хуш килер дип өметләнәбез.  


Теләк-тәкъдимнәрен, журналда басылып чыккан язмалар буенча үз фикерләрен белдерергә теләүче укучыларыбыз артты. Шул уңайдан «Кайтаваз» дигән сәхифәне яңарттык. Сездән дә сәлам хатлары көтеп калабыз, дуслар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ