Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиләкле эремчек пирогы

Кирәкле әйберләр:5 процентлы 200г эремчек2 йомырка60 г он2 аш кашыгы шикәр комы (тәменчә, күбрәк тә ярый)200 г катырылган җиләкләр (мин карлыган алдым, чия дә ярый)0,5 чәй калагы көпшәкләгечЭш барышы:...

Кирәкле әйберләр:
5 процентлы 200г эремчек
2 йомырка
60 г он
2 аш кашыгы шикәр комы (тәменчә, күбрәк тә ярый)
200 г катырылган җиләкләр (мин карлыган алдым, чия дә ярый)
0,5 чәй калагы көпшәкләгеч
Эш барышы:
Беренче эш итеп мичне 200 градуска кадәр кайнарлансын өчен өчен кабызып куябыз, төбенә әз генә май тамызып формаларны да әзерлибез.
Камыр әзерлибез: йомырка белән күкәйне яхшылап күпертәбез. Эремчекне кушып, бердәм массага әйләнгәнче болгатабыз. Он өстенә көпшәкләгеч салып болгатабыз да, эремлек өстенә иләп салабыз.
Камырны формаларга салып, өстенә җиләкләрне тезәбез.Мичкә тыгар алдыннан, температураны 180 градус итеп көйләп куябыз. 30 минут пешә.
Өстәлгә бирер алдыннан шикәр пудрасы белән бизәргә мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ