Онсыз пицца

Кирәк булачак:

Тавык филесы – 200 г

Йомырка – 1 шт

Помидор – 1 шт

Суган (лук-порей)

Болгар борычы – 1/3 шт

Уылган сыр – 3 аш калагы тирәсе

Тоз, борыч, тәмләткечләр, яшел үләннәр

Эш барышы:

Тавыкның ак итеннән фарш ясыйбыз, аңа йомырка өстибез, тәменчә тоз салабыз, яхшылап болгатабыз.

Духовканы 200 градуска кадәр җылытып, фаршны тигезләп калынлыгы 1 см тирәсе итеп җәябез һәм духовкага 15-20 минутка куябыз.

Пешкән тавык коржына әзрәк йогурт сөртәбез, туралган помидор, болгар борычын тезәбез, өстенә сыр, яшел үләннәр, сибәбез. Духовкага 10 минутка куябыз.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.