Кирәк булачак:
2 кап творог 5% лы (якынча 500 г творог)
1 йомырка
1 аш калагы бал
Чеметем генә чәй содасы
3–5 аш калагы дөге оны, әгәр эремчек сулырак булса, онны күбрәк салырга кирәк.
Эш барышы:
Эремчек, йомырка, балны яхшылап блендер белән болгатабыз. Он кушып түгәрәк коймаклар ясыйбыз.
Табаны эретелгән сары май яисә кокос мае белән майлыйбыз, коймакларны ике яклап кыздырып алабыз. Табынга җиләкләр белән бирәбез.