Логотип Магариф уку
Цитата:

Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган фәнни конференция була

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган «Галимҗан Ибраһимов: язучы, тәнкыйтьче,...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар әдәбияты классигы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның 135 еллыгына багышланган «Галимҗан Ибраһимов: язучы, тәнкыйтьче, методист, җәмәгать эшлеклесе» дип исемләнгән яшь галимнәрнең Халыкара фәнни-гамәли конференциясе була.
Конференциядә Галимҗан Ибраһимовның гыйльми эшчәнлеге, әдәби иҗаты; галимнең әдәбият гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеге һәм хәзерге әдәбият гыйлеме; мөгаллимнең педагогика өлкәсендәге эшчәнлеге һәм тел, әдәбият укыту методикасының бүгенгесе кебек темалар каралачак. Конференция кысаларында «Яшь тюрколог мәктәбе» үткәрелә.
Конференция эшендә аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, көллиятләр һәм урта белем бирү оешмалары укучылары катнаша.
Конференцияне институтның татар әдәбияты кафедрасы оештыра. Ул 11 мартта 10.00 сәгатьтә башлана. Үткәрелү урыны — 105 аудитория.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ