Логотип Магариф уку
Цитата:

Галижанәп Интернет, яки апробация ничек уза?

Татарстан мәктәпләрендә 6 апрельдән дистанцион белем бирүне башлау планлаштырыла. Бу унайдан 2-3 апрель көннәрендә район һәм шәһәр мәктәпләрендә дистанцион укытуга апробация үткәрелде. Бу алым укытучы...

Татарстан мәктәпләрендә 6 апрельдән дистанцион белем бирүне башлау планлаштырыла. Бу унайдан 2-3 апрель көннәрендә район һәм шәһәр мәктәпләрендә дистанцион укытуга апробация үткәрелде. Бу алым укытучылар өчен дә, укучылар өчен дә яңа. Һәм монда иң мөхиме ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов искәртеп үткәнчә интернет элемтәсе мөһим роль уйнаячак.
Апробация нәтиҗәләре турында белешү өчен, мессенджер аша, республикадагы берничә мәктәп директоры белән элемтәгә кердек. Бигрәк тә авыл мәктәпләрендә хәлләр ничек икән соң?
Гөлия Дәүләтшина, Чистай районынын Каргалы гимназиясе директоры:
– Апробациядә катнашырга тиешле 153 укучының 142 се катнашты. 11 бала техник сәбәпләр аркасында элемтәгә чыга алмады, чөнки интернет яисә платформалар бик авырлык белән эшләде. Барлыгы 17 укытучы дәрес бирде. Башлангыч сыйныфларда берәр фәннән, 5-11 сыйныфларда икешәр фәннән дәресләр үткәрелде. Математика, биология, рус теле, әдәбият, тарих, инглиз теле дәресләре узды. Дистанцион уку "Учи.ру", "Открытая школа-2035", РЭШ, "Якласс" платформаларында алып барылды, видео элемтэ ZOOM, Skype программалары ярдәмендә оештырылды.
Гөлия Зәйнулловна әйтүенчә, дистанцион уку чынлап торып башланганда укучылар анда 100 % катнашачак. Апробация вакытында килеп туган мәсьәләләр тулысынча хәл ителгән.
Республикабызның Казаннан иң ерак районнарының берсе булган Актаныштагы 1 нче урта мәктәпнең директоры Раилә Гыйззәтуллина менә нәрсәләр хәбәр итте:
– Апробациядә 71 укытучы һәм 784 укучы катнашты. Zoom программасы белән эшләү авыррак булды: йә тавыш начар ишетелә, йә югала. "Открытая школа", "Учи.ру", "Якласс","Еду татар.ру"да, "Решу ОГЭ", "Решу ЕГЭ", "Skyes.school" платформаларында эшләдек.
Барлык укучыларыбызның да интернетка чыгу мөмкинлеге бар.
Рәилә Фәтхулловна сүзләренә караганда, дистанцион укытуны көн дәвамында планлаштырырга туры киләчәк. Чөнки барлык сыйныфлар да иртәнге якта интернетка кушылса, проблемалар килеп туачак. Бу эштә шулай ук балалар һәм ата-аналар белән берләшеп, аңлашып эш оештырганда гына нәтиҗәсе яхшы булачак дип искәртте җитәкче.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ