Логотип Магариф уку
Цитата:

Гамил Әсхәдулла кырда нишләп йөри?

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла кышка иван-чәй (кипрәй) әзерли. Эш процессы видеосы белән ул үзенең Инстаграм битендә бүлешкән.Җәй матурлыгы белән сокланып: «...

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла кышка иван-чәй (кипрәй) әзерли. Эш процессы видеосы белән ул үзенең Инстаграм битендә бүлешкән.
Җәй матурлыгы белән сокланып: «Һәрвакыттагыча җыярга килдем. Иван-чәй, татарча әйтсәк, хан чәе, сезоны башланды. Буранлы кышларда тәмле итеп җиләкләп-баллап эчәргә булсын дип телибез», – дип сөйли ул.
Видеода күренгәнчә, Гамил әфәнде бик әйбәт урын тапкан: иван-чәй чәчәкләре күплегеннән кыр өсте алсу төстә булып күренә. Үзе әйткәнчә, шунда ук җиләге дә бар.
Моңа кызыгып, артистның Инстаграм аккаунтына язылучылар видео астында шушы урынның кайда икәнлеген сорап күп комментарийлар калдырганнар, иван-чәйне ничек җыю һәм әзерләү ысуллары белән бүлешүен дә сораганнар. Араларында иван-чәйнең татарчага «боланут», «кырлыган» һәм «иман чәй» дип тәрҗемә ителүен дә, бу үләннең бик файдалы икәнен дә язучылар. бар.

Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ