Географиядән БДИ 2023 турында нәрсәләр белергә кирәк

2023 елда БДИ тапшыруның төп этабы 26 майда, география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана. Әти-әниләр һәм чыгарылыш укучылары өчен география фәненнән имтихан бирүгә бәйле иң актуаль мәгълүмат: География буенча БДИда булачак темалар:

– Россия географиясе

– Җирнең табигате

– Географик мәгълүмат чыганаклары

– Дөнья халкы

– Экология һәм табигатьтән файдалану

– Дөньяның иң эре илләре географиясе

– Дөнья хуҗалыгы

Беренче өлештә – җавапны сан яки сүз рәвешендә язарга , географик объектны һәм аның характеристикаларын билгеләргә, тәкъдим ителгән исемлектән калган җавапларны текстка язып куярга, элементларның дөрес эзлеклелеген билгеләргә кирәк булачак.

Икенчесе – тулырак  җавап биремнәре. Шул ук вакытта бер биремдә профиль төзергә кирәк булачак.

География буенча БДИда 31 бирем булачак.

Имтихан 3 сәгать яки 180 минут дәвам итәчәк.

Югары уку йортлары өчен БДИның минималь тест баллы – 37 балл. Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йортларында – 40 балл.

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.