Логотип Магариф уку
Цитата:

Гимназия сәламәт яшәү рәвешен сайлый

Казандагы 90 нчы гимназиядә “Психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган “Сәламәт яшәүне сайла!” дип исемләнгән мәктәп форумы узды. Әлеге чараны уздыруг...

Казандагы 90 нчы гимназиядә “Психоактив матдәләр куллануны кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга багышланган “Сәламәт яшәүне сайла!” дип исемләнгән мәктәп форумы узды. Әлеге чараны уздыруга Татарстан Дәүләт советы депутаты, 2 нче автопредприятие директоры Альберт Мөхәммәтшин, психологлар Роберт Гатауллин, Денис Кропотов, Эчке эшләр хезмәткәре капитан Айзирәк Садыйкова, табиб Илдар Закиров, күпсанлы ата-аналар чакырылган иде. Форумның иң актив катнашучылары да, тыңлаучылары да гимназия укучыларыннан торды. Кунакларның чыгышлары гимназия укучыларын тирән эчтәлекле булулары белән әсир итте. Җыенда, асылда, тәмәке, алкогольле эчемлекләр, наркотик матдәләрнең кеше организмына китергән зыяны турында барды. Укучылар көче белән әзерләнгән “Син – Россия гражданины” исемле агитбригада чыгышы да тамашачылар күңелендә гыйбрәт алырлык булып истә калды. Гимназия директоры Гөлсинә ханым Закирҗанова килгән халыкны бала чагыннан алып чәчләре чаларганчы сәламәт яшәү рәвеш алып барырга тиешлеген искәртте. Узган уку елында узган шушындый ук мәктәп форумы үсмерләрнең җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотышына багышланган иде.


Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ