Логотип Магариф уку
Цитата:

Гинцбург коронавирустан саклануда нәтиҗәле алымны атады

«Спутник V» вакцинасы ярдәмендә иммунизация, соңыннан назаль препарат белән ревакцинация коронавирус инфекциясенең авыр шартларда узуыннан гына түгел, ә әлеге чирне йоктырудан да тулысынча саклануны т...

«Спутник V» вакцинасы ярдәмендә иммунизация, соңыннан назаль препарат белән ревакцинация коронавирус инфекциясенең авыр шартларда узуыннан гына түгел, ә әлеге чирне йоктырудан да тулысынча саклануны тәэмин итәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә.
Гинцбург билгеләп үткәнчә, назаль вакцина ярдәмендә вирусның кеше организмына үтеп керүенә комачаулый торган бәйсез барьер барлыкка килә.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2020 елның августында Гамалея исемендәге Илкүләм эпидемиология һәм микробиология тикшеренү үзәге тарафыннан уйлап табылган коронавирус инфекциясен профилактикалау өчен дөньядагы беренче вакцинаны теркәде. Аңа «Спутник V» дигән исем бирделәр.
Октябрь урталарында Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирус инфекциясенә каршы назаль вакцинаны (SPRAY 08-Гам-КОВИД-Вак-2021) клиника шартларында тикшерергә рөхсәт итте.
«Татар-информ» материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ