Логотип Магариф уку
Цитата:

Глаукомадан ничек сакланырга?

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә  булып узган матбугат конференциясендә офтальмолог   журналистларга глаукома авыруы билгеләре, аның килеп чыгу сәбәпләре, аны дәвалау диагностика...

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат үзәгендә  булып узган матбугат конференциясендә офтальмолог   журналистларга глаукома авыруы билгеләре, аның килеп чыгу сәбәпләре, аны дәвалау диагностикасы ысуллары хакында сөйләде. Табигатьтә яз сулышы тоемлана башлаган  8 Март бәйрәме алдыннан бу темага сүз куерту кемгәдер сәеррәк тә тоелган сымандыр. Тик монда артык гаҗәпләнердәй урын юк. Бердән, 2008 елдан башлап, ел да 6 март Бөтендөнья глаукомага каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Икенчедән, глаукома дөньяда да, Россиядә дә сукырлыкның дәвалап булмый торган  иң кискен медицина-социаль проблемаларның берсе санала. Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Җир йөзендә глаукома зәхмәтеннән интегүчеләр саны 100 миллион кешедән артып китә. Дөньяда һәр минут саен бер кеше , ә һәр ун минут саен бер бала глаукома аркасында күрү сәләтеннән бөтенләй мәхрүм кала. Бу җәһәттән, Россиядә дә, шул исәптән Татарстанда да, эшләр шәптән түгел. Әйтик, Россиядә глаукома чирле 1 миллион 250 мең кеше исәптә тора. Бу – һәр 100 мең олы яшьтәге кешегә 1078 глаукома чиреннән интегүче туры килә дигән сүз.
Күзләрдә глаукома (кара су) авыруы һәр яшьтә дә, хәтта яңа туган сабыйда да булырга мөмкин. Бу авыру күз эчендәге югары басым китереп чыгара. Авыру дөрес дәваланмаса, я күзләргә үз вакытында ярдәм күрсәтелмәсә, бу күрү нервыларының үлүенә һәм кешенең сукыраюына китерергә мөмкин. Күзнең көчле авыртуы, күз күременең чиктән тыш начарлануы,  авырткан күз ягында баш авырту, күңел болгану, яктыдан курку глаукома симптомнары булып тора, дип искәртте бүгенге очрашу спикерлары. Кайвакыт глаукома үзен берничек тә сиздерми икән, шуңа да бу чирне табиблар бик мәкерле авыруларның берсе дип саныйлар, ди.
Гадәттә офтальмологлар глаукома чирен дәвалаганда аның башлангыч чорында (консерватив) күз басымын төшерүче махсус тамчылар кулланырга тәкъдим итә. Тик шунысын әйтергә кирәк: оператив дәвалау кайбер очракларда вакытлыча гына уңышлы булып чыга, һәм берничә елдан соң күз басымы яңадан күтәрелергә мөмкин. Шуңа да үзенә глаукома диагнозы куелган һәр кеше кичектермичә күз табибына күренеп, даими күзәтү астында булырга тиеш тә икән.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ