Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гөргөри кияүләре»ндә туй гөрли

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле тамашачыны шаккаттырырга җыена. 13 гыйнвар көнне Г.Камал театры бинасында Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Гөргөри кияүләре+» театральләшкән тамаша куелач...

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» Дәүләт фольклор ансамбле тамашачыны шаккаттырырга җыена. 13 гыйнвар көнне Г.Камал театры бинасында Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Гөргөри кияүләре+» театральләшкән тамаша куелачак. Туфан Миңнуллин каһарманнарының тормышлары без яраткан спектакль тәмамлангач ничек дәвам итте икән? Пьеса әнә шул хакта.
«Идея тугач, башта бик борчылдым. Ансамбльдәге егет-кызлар театр артистлары түгел бит, – ди  спектакльнең режиссеры Радик Бариев. – Нинди генә милләт кешесе караса да, аңлаешлы, кызыклы булсын дигән максат куелды. Миңа калса, барысы да теләгәнчә килеп чыкты».

Рус телле тамашачы өчен синхрон тәрҗемә дә булачак.
ТАССРның халык артисты, Русиянең атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Наил Дунаев та премьера уңышында шикләнми:
«Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» 533 тапкыр ссәхнәдә куелган! Камал артистлары аны тәүге тапкыр сәхнәгә 1995 елда чыгарса, инде хәзер аны өченче состав уйный. Халык егылып карый торган әсәрне тагын ни рәвешле дәвам итеп булыр икән дигән каршылыклы фикерләр дә булмады түгел. Менә монда инде Илгиз Зәйниевнең булганлыгы күренде. Гадәттә пьесада гашыйк егет белән кыз кушыла да, шуның белән тәмамлана. Ә биредә спектакль туй йоласы белән дәвам итә. Илгиз Зәйниев юлын тапкан: йолалар, җыр-биюләр бер кәрзиндәге букет кебек шулкадәр матур итеп үрелеп китә! Ансамбль егет-кызларына тиңнәр юк».

Эльмира Кашапова, сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисткасы:
«Керәшеннәрнең туй йоласын юкка гына операга тиңләмиләр. Биредә тост әйтү, сөйләшүләр юк. Җыр, җыр, җыр. Керәшен халкы авылларда борынгы туй йолаларын, традицияләрне бүген дә саклаган, без шул элементларны бөртекләп җыйдык».

Ансамбльнең директоры Артур Поляков әлеге ансамбльгә зур өметләр баглауларын яшерми. Әгәр халык йотса, халык кабул итсә, киләчәктә театр фестивальләренә дә юл ачылыр дип ышаналар.
«Иҗаттагы әлеге яңалыкның Г.Камал театрында башлануы, Фәрит Бикчәнтәевнең хуплап киңәшләрен бирүе: «Тотыныгыз әле! Булдырып чыгарсыз!» дигән ышаныч белдерүе безнең өчен бик ныклы терәк булды», – ди җитәкче.

Ләйсән Низамова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ