Логотип Магариф уку
Цитата:

Гыйнвар аенда истәлекле көннәр

1 – Татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 135 ел (1886–1926).Шагыйрь, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Һади Такташның тууына 120 ел (1901–1931). Фантаст-яз...

1 – Татар әдәбияты классигы, җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 135 ел (1886–1926).


Шагыйрь, татар совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе Һади Такташның тууына 120 ел (1901–1931).


Фантаст-язучы, тәрҗемәче, «Миллият сүзлеге» авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Адлер Тимергалинның тууына 90 ел (1931–2013).


Дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган икътисадчысы Марат Галиевкә 75 яшь.


2 – Фәнни фантастика көне.


Тарихчы, дин белгече, тарих фәннәре докторы Фәйзелхак Ислаевка 75 яшь.


Әдәбият белгече, язучы, педагог, филология фәннәре докторы Фәрит Яхинга 60 яшь.


3 – Драматург Гамир Насрыйның тууына 105 ел (1916–1959).


Икътисадчы, дәүләт эшлеклесе, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Филзә Хәмидуллинга 85 яшь.


Рус шагыйре Николай Рубцовның тууына 85 ел (1936–1971).


Педагог, Россия мәгариф академиясенең мөхбир әгъзасы, педагогика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы Фарис Харисовка 65 яшь.


4 – Бөтендөнья Брайль әлифбасы көне.


Галим-мәгърифәтче Илдус Әмирхановның тууына 80 ел (1941–2018).


Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Фирдәвес Хәйруллинаның тууына 70 ел (1951–2003).


5 – Беренче тапкыр рентген сурәте ясалганга 125 ел (1896).


6 – Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиевнең тууына 70 ел (1951–2014).


7 – Раштуа бәйрәме.


Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе, СССР дәүләт һәм Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Гомәр Бәшировның тууына 120 ел (1901–1999).


8 – Балалар киносы көне.


Татар шагыйре, галим, мөдәррис Гали Чокрыйның тууына 195 ел (1826–1889).


9 – Татар халкының күренекле шагыйре Фатих Кәримне искә алу көне (1909–1945).


Тарихчы, тарих фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Равил Әмирханның тууына 75 ел (1946–2006).


10 – Әдәбият галиме һәм тәнкыйтьчесе, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, республикабызның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Нил Юзиевнең тууына 90 ел (1931–1996).


Педагог, филология фәннәре докторы Гаптерәүф Нуриевка 70 яшь.


11 – Бөтендөнья рәхмәт көне.


Тыюлыклар һәм милли парклар көне.


Тел галиме, сәяси эшлекле, язучы, репрессияләр чоры тоткыны Галимҗан Шәрәфнең тууына 125 ел (1896–1950).


12 – Прокуратура хезмәткәрләре көне.


Америка язучысы Джек Лондонның тууына 145 ел (1876–1918).


13 – Россия матбугаты көне.


Петербургта Петр I тарафыннан беренче типография булдырылганга 310 ел (1711).


Татарстанның халык артисты Наил Әюповның тууына 85 ел (1936–2008).


Язучы, шагыйрь, галим, республикабызның М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйгының тууына 80 ел (1941 - 2020).


15 – Композитор, педагог, җәмәгать җәмәгать эшлеклесе, СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел (1911–1988).


Физика-математика фәннәре докторы, Татарстан һәм Россия Фәннәр академияләре академигы, Ленин премиясе лауреаты Камил Вәлиевнең тууына 90 ел (1931–2010).


Шагыйрь Илдус Гыйләҗевнең тууына 75 ел (1046–2018).


16 – Мәгариф һәм җәмәгать эшлеклесе, 1921–1925 елларда «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире булган Гаяс Максудовның тууына 130 ел (1891–1942).


17 – Балаларның уйлап табулары көне.


18 – Җырчы, тальянчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка 70 яшь.


19 –Аспирантларның халыкара көне.


22 – Татарстанның халык, Россиянең атказанган рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Виктор Куделькинның тууына 110 ел (1911–1995).


23 – Кулдан язу көне.


24 – Халыкара мәгариф көне.


25 – Россия студентлары көне.


26 – Халыкара таможня хезмәткәрләре көне.


27 – Россиядә хәрби дан көне – 1944 елда Ленинград блокадасын өзгән көн.


Рус язучысы, публицист, тәнкыйтьче Михаил Салтыков-Щедринның тууына 195 ел (1826–1889).


Рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе Илья Эренбургның тууына 130 ел (1891–1967).


Рус язучысы, драматург, театр актеры Илья Туричинның тууына 100 ел (1921–2001).


28 – Рус тарихчысы, академик Василий Ключевскийның тууына 180 ел (1841–1911).


29 – Француз язучысы, драматург Ромен Ролланның тууына 155 ел (1866–1944).


Драматург Мансур Гыйләҗевкә 60 яшь.


30 – Кыш бабай һәм Кар кызы көне.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ