«Идел» яшьләр үзәгендә  XXXIII  татар яшьләре  көннәре узачак

13–17 сентябрьдә  «Идел» яшьләр үзәгендә  XXXIII  татар яшьләре  көннәре узачак.  Анда төрле илләр һәм төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр катнашачак.

Очрашуның максаты – татар яшьләре арасында мәгариф, милли-мәдәни һәм эшлекле багланышлар  булдыру,  элекке элемтәләрне ныгыту. Анда катнашучылар кыска вакыт эчендә татар яшьләре алдында килеп туган күп кенә проблемалар хакында фикер алышырга, аны хәл итү юлларын билгеләргә тиешләр. Бу уңайдан программада төрле юнәлештәге мастер-класслар күрсәтү дә каралган. Яшьләр җыр-бию, халык гамәли сәнгате һәм кул эшләре белән бәйле осталыкларын күрсәтәчәк. Татар халкының тамырлары тирән, үзе имәндәй нык булуын «Нәсел шәҗәрәсе» проектлары аша күрергә мөмкин булачак.

Быелгы  чарада 150 дән артык делегат катнашыр дип көтелә.

Альберт САБИР

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.