Логотип Магариф уку
Цитата:

Игътибар: яңа конкурс!

«Мәгариф» журналы редакциясе укытучыларның һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан «Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсын игълан итә. Әлеге конкурста төп фәннәр татар телендә укытылучы барлык типтагы го...

«Мәгариф» журналы редакциясе укытучыларның һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан «Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсын игълан итә. Әлеге конкурста төп фәннәр татар телендә укытылучы барлык типтагы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары һәм мөгаллимнәре катнаша ала. Яшь ягыннан һәм эш стажы буенча бернинди чикләүләр юк.
Конкурска  бары тик татар телендә язылган һәм үткәрелгән дәрес эшкәртмәләре генә тәкъдим ителергә тиеш.
Ул түбәндәге сигез номинация буенча үткәрелә:

  • татар теле һәм әдәбиятыннан иң яхшы дәрес;

  • иң яхшы биология дәресе;

  • иң яхшы география дәресе;

  • иң яхшы физика дәресе;

  • иң яхшы математика дәресе;

  • иң яхшы химия дәресе;

  • иң яхшы тарих дәресе;

  • иң яхшы җәмгыять белеме дәресе.


Конкурста катнашырга җыенган һәркем конкурс материалын бары бер номинация буенча гына җибәрә ала.
«Татар телендә иң яхшы дәрес» конкурсы 2020 елның 1 декабреннән 2021 елның 10 июне аралыгында кадәр үткәрелә. Конкурс материаллары «Мәгариф» журналының электрон адресына (e-mail: magarif@bk.ru) «Конкурска» тамгасы белән кабул ителә.
Конкурста катнашкан һәркем үз язмасы белән бергә «Мәгариф» журналына 2021 елның беренче яки икенче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен дә җибәрергә тиеш.
Конкурс нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының 2021 ел, июль санында игълан ителәчәк.
Конкурс нәтиҗәләре буенча абсолют җиңүче һәм 7 номинациядә җиңүчеләр билгеләнә. 
Конкурс җиңүчеләренә дипломнар тапшырылачак. Абсолют җиңүче 10000 сум күләмендә Гран-при алачак, аерым номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләк сертификатлары тапшырылачак.
Яңа конкурсыбыз Нигезләмәсе белән тулырак «Мәгариф» сайтыннан укып таныша аласыз: http://magarif-uku.ru/ru/contest/luchshiy-urok-na-tatarskom-yazyke-tat

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ