Ил тарихында эзлебез – Сөембикәле без

Татар-рус тарихында яңа чор башлануы, тарихи вакыйга, гаделлек тантанасы, Сөембикәнең кайтуы… 10 июнь көнне Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә – борынгы Касыйм ханлыгының башкаласы булып хезмәт иткән урында  – Сөембикә ханбикәбезгә һәйкәл ачылуны мөхтәрәм шәхесләребез менә шушылай бәяли.

Ока яры буенда

 Хәзерге заман күзлегеннән караганда кечкенә шәһәр бу. Ока яры буенда урнашкан әлеге калада утыз ике мең кеше яши. Шуның нибары бер мең бер йөзе үзебезнең татар милләтеннән икән. Монысы да гайре табигый түгел. Татар аксөякләре күп булмаган ханлыкта. Аларга хезмәт күрсәтергә, гомумән, хуҗалык итәргә дип, бу якларга күпләп рус авыллары күчереп утыртылган. Шуңа күрә әлеге тарафларда, татар авыллары саналганнарында да милләттәшләребез берән-сәрән генә диярлек. Үз заманында, ханлык бетерелгәч, христианлаштыру сәясәте көчәйгәч, монда көн күргән кардәшләребезнең күбесе якын-тирәдәге татар төбәкләренә – хәзерге Мордовия Республикасы, Пенза өлкәсе җирләренә, аннан ераккарак, Татарстан, Башкортстан якларына, Мәскәү, Петербург шәһәрләренә күчеп киткән. Аерым алганда,  һәйкәл ачылыр алдыннан, ягъни 9 июнь көнне,  Касыймда Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган гыйльми-гамәли конференциядә  – VI Мөхлисә Буби укуларында Башкортстан Республикасы Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Руслан Мәсәгутов, хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы җирләренә байтак кына Касыйм татары килеп урнашкан, дип белдерде. Татарстанның Чүпрәле районында туып үскән төбәк тарихын өйрәнүче, гармун төзәтү остасы Расих Сабирҗанов, гомумән, үзенең килеп чыгышында, шәҗәрәсендә Касыйм татарларының эзе саклануын сөйләде. Мари  Ил Республикасыннан килгән төбәк тарихын өйрәнүче Фирзия Сабирьянованың чыгышы турыдан-туры “Мари җирендәге Бәрәңге авылына нигез салучылар – Касыйм ягыннан күченгән татарлар” дип аталган иде.
Бу төштә җирле халыкның милләттәшләребезгә уңай мөнәсәбәтен искәртеп китү дә урынлы булыр (югыйсә  социаль челтәрләрдә, һәйкәл куюга кайсыбер рус милли оешмалары, аерым алганда, казаклар каршы икән, дигән хәбәрләр таралган иде; шул ук вакытта Касыйм җирендә Сөембикә  ханбикәгә һәйкәл кую Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы чаралары программасына кертелгәнлеген,  әлеге гамәл дәүләт хакимиятләре белән килештерелгәнен онытмыйк).

Монда Ширин оныклары яшәгән

Касыймда Татар мәдәнияте үзәге эшләп килә, Татар урамы бар. Ике мәчет эшләп тора. Бер агай, әле өченче мәчет тә бар, дип сөйләгәч, анысы кайдарак, дип кызыксындык. Шәһәрдән 12 чакрым ераклыкта урнашкан Подлипки авылын әйтүе икән. Үз  вакытында бу авыл Шырын дип йөртелгән. Аңа Алтын Урдада яшәгән мәшһүр Шириннәр нәселенә бәйле кешеләр нигез салган; авылның мотлак күпчелек халкын руслар тәшкил итә башлагач, исемне дә алыштырырга карар кылганнар, күрәсең. “Әле хәзер дә анда мәчет эшли. Сез барганда бикле булса, мәчетнең уң ягында Роза Искәндәровна яши, ачкычы аңарда саклана. Аңардан ачкыч алып, намаз укып чыга аласыз. Без үзебез мөселман бәйрәмнәрендә мәчеткә барабыз, христиан бәйрәмнәрендә чиркәүгә йөрибез”, – дип сөйләде, мәсәлән, үзе яныбызга килеп сүз башлаган касыймлы Валерий Куприянов.

 Шунысын да әйтү тиештер: 9 июнь көнне уздырылган төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыелышында дистәләп чыгыш турыдан-туры Сөембикә исеменә бәйле булды. Әйтик, “Сөембикә халык хәтерендә” (Булат Рәхимҗанов, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты), “Казан ханлыгы тарихында Сөембикәнең урыны” (Әнвәр Әхсәнов, шул ук институт), “Халык күңелендәге Хан мәчете – Сөембикә манарасы” (Нурулла Гариф, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның Балык Бистәсе районы), “Татар халык иҗатында Сөембикә образы” (Миңзифа  Әхмәтшина, төбәк тарихын өйрәнүче, язучы)… Хәер, 870 ел элек нигез салынган, 570 ел элек Касыйм ханлыгының башкаласы булып хезмәт итә башлаган бу шәһәрдә элек тә кеше бик күп тормаган. Алты гасыр элек әлеге төбәк, Алтын Урда ханнары тарафыннан рус кенәзләре биләмәләрендәге хәлләрнең торышын күзәтеп тору өчен, махсус корылган ханлык буларак эш йөртә. Тик вакытлар үтеп, Мәскәү кенәзлеге көчәйгәннән соң, аның вазифасы шактый нык үзгәрә, татар җиреннән Мәскәүгә качкан морзаларның, әсир төшкән яисә баш иеп, бил бөгеп килгән Алтын Урда ханнары торыннарының сыену урынына әйләндерелә.

Сөембикә кайда җирләнгән?

Бу мәсьәлә әлегәчә ачык кала. Һәрхәлдә, 10 июнь көнне Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә укыткан җомга намазында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин: “Мәчет янәшәсендәге дөрбәдә – ике хан җирләнгән каберлектә тагын бер кабер бар, галимнәребез фаразлавынча, әлеге билгесез кабер Сөембикә ханбикәнеке булырга тиеш. Мин дә бу фаразны яклыйм”, – дип белдерде. Сер түгел, Сөембикә  ханбикәне Касыйм ханы Шаһгалигә көчләп кияүгә биргәннәр. Әлбәттә, ирексезләп яраттырып булмый. Моны Шаһгалигә яңа хәләл җефете даими сиздереп торган. Тарихчыларыбызның фаразлавынча, бу никах озын гомерле булмаган, ватаныннан, улы Үтәмешгәрәеннән аерып алынган Сөембикә Шаһгали белән ике-өч елдан артык гомер итмәгән. һәрхәлдә, 1553 елдан соң Сөембикә турында бер документта да искә алынмый. Яратмаганын сиздереп торганы өчен, Шаһгали үзсүзле аңардан үзенчәлекле үч алган, бер генә төштә дә Сөембикәнең кабере кайда  икәнен яздырмаган, хәтта баш казыгы да куйдыртмаган, диләр. Әмма тарих үзенчә хәл итә. Кемдер хыянәтче, кемдер ирек сөюче, баш имәүче булып язылып кала.   “Шаһгали үзе вафат булгач, Сарай әһелләре ханбикә җәсәден кадерсезләп яткызмыйк, исемен яздырмасак та, каберләре бер дөрбәдә саклансын, дигән фикергә килгән, күрәсең. Мондый хәл табигый. Гореф-гадәтләребезгә каршы килми”, – дип аңлатты әлеге уңайдан Равил хәзрәт.

Ни генә булмасын, Касыйм җирендә Сөембикәгә һәйкәл куелуы (“кайберәүләр” эзен югалтырга тырышса да) ханбикәбезнең табылуы, тарихи гаделлекнең тергезелүе ул. Дөрес, тарихи гаделлек тантана итсен өчен бу гына аз. Сөембикә, һәйкәл булып, Казанына кайтырга тиеш. Әле ул “табылуына” карамастан һаман Касыймда кала. Хәер, бу көнгә озак калмады сыман. Әнә Татарстан хөкүмәте рәисе урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Касыймда һәйкәл ачылу тантанасында: “Бу – Сөембикә  ханбикәбезгә беренче һәйкәл. Әле икенчесе, өченчесе дә булачак!” – дип белдерде.

Рәшит Минһаҗ

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.