Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллиннан котлау

Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм фидакарь хезмәтегез өчен...

Кадерле укытучылар, хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, педагогик хезмәт ветераннары!


Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез – Халыкара укытучылар көне белән тәбрик итәм һәм фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләремне җиткерәм!


Үз гомерен иң изге эшкә – мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган шәхесләргә карата ихтирамның тирәнлеген ачып бирә алырдай сүзләр табу җиңел түгел. Белем дөньясы серләрен ачарга, матурлыкны күрә белергә, мөстәкыйль карар кабул итәргә, тормышта үз юлыбызны табарга, сәләтебезне ачарга ярдәм иткән мөхтәрәм остазларыбызны без гомер буе олы хөрмәт хисләре белән искә алабыз.


Техника, ясалма интеллект үсеш алган заман укытучы алдына бик зур таләпләр куя. Ләкин баланың күңелен аңлый белүче, кечкенә генә уңышларын да күреп сөенүче укытучыны бер генә супертехника да, электрон мәктәп тә алыштыра алмый. Яхшы укытучы – энҗе бөртеге кебек, кайда гына булса да, үз сыйфатларын югалтмый. Кояш юмартлыгы белән күңел җылысы өләшә, пәйгамбәрләр ихласлыгы белән белем тарата, аналар сабырлыгы белән шәхес тәрбияли. Кешелекнең рухи халәте, милләт язмышы, илебезнең киләчәге – һәрвакыт мөгаллимнәр кулында.


2023 нче ел илебез күләмендә Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан ителде. Бу – һөнәребезнең мөһимлеген, киләчәкне төзүдәге әһәмиятен тану һәм хезмәтебезнең җаваплылыгына тагын бер кат игътибар юнәлтү.


Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Эшебезнең нәтиҗәләре куанычлы, киләчәге ышанычлы булуын телим. Сездәге ихтыяр көче, сабырлык, оптимизм күңелләрне игелеклелек белән сугарсын! Укучыларыгызның уңышлары, әти-әниләрнең хөрмәте сезне яңа җиңүләргә рухландырсын, бетмәс яшәү көче бирсен! Һәрчак гаиләләрегездә иминлек, күңелләрегездә тынычлык, йөзләрегездә бәхет чаткылары булсын!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ