Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Метшин ковид-чикләүләр турында: Оешма җитәкчеләренә шәхси җаваплылык йөкләнә

Коронавирус инфекциясе таралуның яңа дулкынын вакцинация, шулай ук Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) барлык чикләүләре...

Коронавирус инфекциясе таралуның яңа дулкынын вакцинация, шулай ук Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) барлык чикләүләрен тайпылышсыз үтәү генә туктата алачак. Оешма җитәкчеләре әлеге чараларның үтәлеше өчен шәхсән җаваплы. Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, узган атнада инфекция йоктыручылар саны 37 процентка арткан. «Бу сан барлык «кайнар башлар“ны айнытып җибәрергә тиеш. Шунысы кызганыч, коронавирус эпидемиясенә бәйле вазгыять борчымаган, үзләрен һәм якыннарын куркыныч астына куеп яшәүче казанлылар да шактый», — дип искәртте Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, халыкның бер өлеше уяулыкны югалтуы коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны артуга китерде. Яңа ковид-дулкынны туктату өчен тиешле чикләүләрне тайпылышсыз үтәргә кирәк.
«Моны транспортта, укуда, эштә, җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләрендә — бөтен җирдә истә тоту зарур. Әлеге оешмаларның җитәкчеләре үз объектларындагы вазгыять өчен шәхси җаваплы», — дип сүзен төгәлләде Илсур Метшин.
(tatar-inform)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ