Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Метшин:«Модалы күңел ачудан самокатта шуу баш авыртуына әйләнде»

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә самокатларга карата ризасызлык белдерде.  «Модалы күңел ачудан самокатта шуу баш авыртуына әйләнде. Кызганыч, бу Казан проблемасы гына түгел. Транспортны...

Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә самокатларга карата ризасызлык белдерде.  «Модалы күңел ачудан самокатта шуу баш авыртуына әйләнде. Кызганыч, бу Казан проблемасы гына түгел. Транспортның әлеге төре гамәлдәге законнар белән берничек җайга салынмый. Бездә велосипедчылар белән андый проблемалар булмады. Бернинди норматив документлар һәм регламентлаучы актлар юк. Самокатлар белән ничек һәм кайда файдаланырга икәнен регламентларга һәм килешергә кирәк», – диде белдерде мэр.
Мэр сүзләренә караганда,интернет-кабул итү бүлмәсенә җәяүлеләрдән һәм автомобильчеләрдән самокатлар буенча күпсанлы мөрәҗәгатьләр,зарлар килә икән. Проблеманы хәл итү өчен Метшин шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакировка бизнес җитәкчеләре, прокуратура һәм ЮХИДИ вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» җыярга кушты.
Казанда самокатлар прокатының төп пунктлары Мәскәү һәм Краснодар эшмәкәрләре тарафыннан ачылган. Җәйге сезон башыннан гына да шәһәр халкы хезмәт күрсәтүдән 500 мең тапкыр диярлек файдаланган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ