Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин «Мобиль укытучы» проектына карата фикерен әйтте

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп, «Мобиль укытучы» проектына карата фикерен әйтте.Искәртеп үтик, Татарстанда бу проект беренчелә...

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биреп, «Мобиль укытучы» проектына карата фикерен әйтте.
Искәртеп үтик, Татарстанда бу проект беренчеләрдән булып Алабугада гамәлгә ашырыла. Укытучылар җитмәгән авылларга мөгаллимнәр барып укыта.
«Алабуга хакимияте җитәкчесенә проблеманы шулай хәл иткәне өчен рәхмәт. Бу ничек тә булса проблемадан чыгу юлы — укытучы бер мәктәптә укыта да, башка мәктәпкә барып укытырга мөмкин, ләкин бу бөтен җирдә максат булып торырга тиеш түгел. Безнең максат — укытучылар белән тәэмин итү. Укытучы үз авылларында төпләнеп эшләргә тиеш. Монда килеп укытты, тегендә барып дәрес бирде — бу тишекләрне томалаган кебек булып чыга», — диде Илсур Һадиуллин.
Министр балалар белән өстәмә эшләү мөһимлеген билгеләп узды. «Федераль дәүләт стандартлары тормышка ашсын өчен, дәрестән тыш та балалар белән шөгыльләнү кирәк бит. Укытучыга да алай йөреп укыту бик үк уңайлы түгел, балаларга да җайсыз. Укытучы үз мәктәбендә, үз классында булырга тиеш», — дип саный ул.
«Ни өчен без дистантка күчмәдек, чөнки күзгә-күз күрешеп аралашудан да яхшысы юк. Дистант бит ул, экранга карыйбыз, берни күрмибез, күз хәрәкәте, мимиканы да тоймыйбыз, контакт юк», — диде Илсур Һадиуллин.
Ул физика, биология, химия лабораторияләрен җиһазлау мәсьәләсенә карата да фикере белән уртаклашты. «Мәгариф идарәсендә эшләгәндә, интерактив такталар модага кергән иде. Укытучы эшләп күрсәтә дә, син карап торасың. Лаборатор, практик эш, тәҗрибәләрне үз кулларың белән эшләү яхшырак бит», — дип белдерде министр. 
"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ