Рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус телле укучылары өчен
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе
Энҗе Ибраһимова,
Казандагы 62 нче мәктәпнең
югары квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эшне башкару өчен күрсәтмә
Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Имтихан эше 33 биремне үз эченә алган 4 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1 – 13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау
күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 – 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 – 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге 29 – 32 нче биремнәр сөйләм ситуациясенә караган татарча репликалар язуны күздә тота. Ачык типтагы 33 нче бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлдерелгән.
Уңышлар телибез!
Инструкция по выполнению работы
Время, отведенное на выполнение заданий – 3 часа 55 минут (235 минут). Экзаменационная работа по татарскому языку состоит из четырех разделов, включающих 33 задания. Раздел 1 (задания по аудированию) включает 13 заданий на понимание аутентичных текстов (задания 1 — 13). Раздел 2 (задания по чтению) включает в себя 7 заданий (задания 14 — 20). Раздел 3 (задания по лексике и грамматике) состоит из 8 заданий (задания 21 — 28). Раздел 4 (задания по письменной речи) состоит из 4 заданий на написание реплик по предложенной коммуникативной ситуации (задания 29 – 32) и задания, в котором предлагается написать личное письмо (задание 33).
Желаем успеха!
1нче вариант
Раздел 1
- Алмаз Лилиядән нәрсә турында сорый?
- экстремаль ял итү турында
- сәяхәт итү турында
- үз машинаңда ял итәргә бару турында
- Алмаз нинди курсларга йөри?
- төрле курсларга
- түләүле курсларга
- инглиз теле курсларына
- Алмазның дусты нинди?
- җитди
- җаваплы
- җитез
- Алмаз нишләргә ярата?
- телләр өйрәнергә
- компьютерда уйнарга
- рәсем ясарга
- Алмаз нинди мәктәптә укый?
- рус мәктәбендә
- гимназиядә
- татар мәктәбендә
- Лилия нинди китаплар укырга ярата?
- электрон китаплар
- Ә.Еники хикәяләре
- кәгазьгә басылган китаплар
- Лилия Алмазны нинди бәйрәмгә чакыра?
- Туган көнгә
- Соңгы кыңгырау бәйрәменә
- Нәүрүз бәйрәменә
Прослушайте разговор двух друзей. Определите, какие из приведенных утверждений 8 — 13 соответствуют содержанию текста (1), а какие – не соответствуют (2). Вы услышите аудиозапись дважды.
|
- Дуслар яраткан бәйрәмнәре турында сөйләшәләр.
1)текстка туры килә 2) текстка туры килми
- Гөлназ Сабантуй бәйрәмен яратмый.
1)текстка туры килә 2) текстка туры килми
- Гөлназның әтисе — спорт остасы.
1)текстка туры килә 2) текстка туры килми
- Питрау бәйрәменә дә республика статусы бирелде.
1)текстка туры килә 2) текстка туры килми
- Сабан туенда башка милләт кешеләре дә катнаша.
1)текстка туры килә 2) текстка туры килми
- Сабантуе бәйрәме 12нче июлдә үткәрелә.
1)текстка туры килә 2) текстка туры килми
Раздел 2
14 | «Диңгез могҗизалары (сәер балыклар)» күргәзмәсенә чакырабыз!
Шимбә көнне Милли музейда «Диңгез могҗизалары (сәер балыклар)» күргәзмәсе ачыла. Биредә Африка, Америка, Австралия, Европа һәм җирле фаунада сирәк очрый торган сәер, үзенчәлекле балыклар, су асты дөньясының башка кызыклы вәкилләре күрсәтеләчәк. Күргәзмә сәгать иртәнге уннан кичке җидегә кадәр эшли. Ялларыгыз күңелле үтсен! |
Белдерүдә нәрсә турында әйтелә?
1) Милли музейда уздырылачак еш очрый торган балыклар күргәзмәсе турында. 2) Милли музейда ачылачак күргәзмәгә чакыру турында. 3) 3)Милли музейда эшли торган күргәзмә турында. |
15 | 14нче апрель көнне «Апуш» татар балалар театр студиясе өстәмә кастинг үткәрәчәк. Сайлап алу турында 9-15 яшьлек татар телен яхшы белгән укучылар катнаша ала. Алар арасыннан жюри «Чулпан» мәдәният үзәгендә урнашкан студиядә бушлай шөгыльләнә алачак 10 баланы сайлаячаклар. Кастингта укучылар җыр яки бию башкарырга, шигырь укырга тиеш булачак. Шулай ук жюри әгъзаларының өстәмә биремнәренә әзер булырга кирәк. Белешмәләр өчен: 522-45-65 |
Бу хәбәр нәрсә турында?
1) Балаларны яңа бәйгегә чакыру турында. 2)Балаларны өстәмә кастингка чакыру турында. 3)Кастингның нәтиҗәләре турында .
|
16 | Хәерле көн, Ләйлә! Хәлләрең ничек? Тормышыңда нинди яңалыклар бар?
Минем хәлләрем яхшы, 9нчы сыйныфны тәмамлыйм. Быел мин татар теленнән республика олимпиадасында катнашып, призлы урын алдым. Җиңүчеләргә диплом бирделәр. Олимпиадага республиканың иң көчле укучылары килгән иде. Өч көн “Дуслык” үзәгендә тордык. Мин анда яңа дуслар таптым. Ә син нинди чараларда катнаштың? Вакытың булгач, миңа хат яз, көтәм. Сәлам белән дустың Ралинә. |
Электрон хатында Ралинә дустына нәрсә турында язган?
1) Олимпиадада катнашып, беренче урын алуы турында. 2) 2)Татар теленнән республика олимпиадасында призер булуы турында. 3)9нчы сыйныфлар өчен үткәрелә торган төрле олимпиадалар турында. |
Прочитайте текст. В заданиях 17 — 20 укажите правильный вариант ответа.
|
Балык тоту.
Әтисе белән бергәләп, Таҗи балык тотарга барды.
Көн әле бик иртә. Кояш та юк, ә шулай да якты. Су өсте тып-тын. Өф иткән җил дә юк.
Билгеле, мондый вакытта балыклар яхшы чиртәләр, кармакны бер дә тик тотмыйлар. Калкавычны су төбенә алып төшеп китәләр. Таҗинең әтисе балыкларны сөйри дә чыгара. Таҗи аларның барысын да чиләккә җыя бара. Менә инде аларның балык сала торган чиләкләре дә тулып килә. Балык бик шәп эләгә. Шуңа күрә вакытның үтүе дә тоелмый. Әнә инде кояш та күптән күтәрелеп килә. Таҗи аны сизмәде дә.
(Абдулла Алиш.)
- Әтисе белән Таҗи балыкка кайчан барды?
- Кояш чыккач бардылар.
- Кояш баткач бардылар.
- Иртә белән бардылар.
- Балыклар кайчан яхшы чиртә?
- Кояш булмаганда.
- Җил булмаганда.
- Кояш баткач.
- 19. Таҗи балыкларны кая җыя?
- Балыкларны савытка җыя.
- Балыкларны суга җибәрә.
- Балыкларны чиләккә җыя.
- Вакытның үтүе ни өчен тоелмый?
- Балык шәп эләккәнгә.
- Таҗи вакытны йоклап уздырганга.
- Таҗи балык тотарга соң килгәнгә.
Раздел 3
Прочитайте текст. В заданиях 21 – 28 определите правильный вариант ответа.
|
Песинең (21)… чем-кара. Ә (22)…. – нәкъ ике колак уртасында – ап-ак табы бар. (23)…… кебек янып тора. Көндезләрен алар бергә-бергә (24)…… уйныйлар. Кич булу белән песи Нәсимәнең юрганы астына (25)… дә, мырр-мырр итеп, йомшак кына көйли башлый.
Әйтерсең ул шулай ягымлы җыры белән дустын (26) … .
Җәйге көннәрнең берсе иде. (27)… әнисе, май язам дип, баздан сөт өсте алып чыкты. Аны гөбегә салды да көянтә-чиләкләрен күтәреп чишмәгә суга китте.
Ә песинең гөбе яныннан һич кенә дә китәсе килми бит.
Койрыгын югары күтәргән, ә үзе Нәсимәдән күзен алмый.
–Мияу!Мияу!Каймак исен сизәм! Ми-яу! – дип, сузуын гына (28)… .
- 1) йоннары 2) йоннар 3) йоннарын
- 1) маңгаена 2) маңгаенда 3) маңгае
- 1) йолдыз 2) йолдызы 3) йолдызны
- 1) чабышкач 2) чабышканчы 3) чабышып
- 1) керә 2) керсә 3) керми
- 1) йоклата 2) йоклый 3) йоклады
- 1) Нәсимәнең 2) Нәсимәне 3) Нәсимәгә
- 1) белгәч 2) белә 3) беләмәде
Раздел 4
Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.
- Предложите другу (подруге) прочитать интересную книгу про историю.
- Сообщите другу (подруге), что в Национальной библиотеке состоится выставка книг молодых писателей РТ.
- Спросите у прохожего (прохожей), как пройти до ближайшей аптеки.
- Поздравьте дедушку с Днём Победы
- Вы получили письмо от друга (подруги). Напишите ему (ей) письмообъемом не менее 60 слов, ответив на его (её) вопросы.
Для ответа на это задание используйте специальный бланк ответов.
Тыңлап аңлау биремнәре өчен текстлар
Прослушайте 7 коротких диалогов. В заданиях 1 — 7 укажите правильный вариант ответа. Вы услышите аудиозапись дважды.
Беренче сорау. Алмаз Лилиядән нәрсә турында сорый?
Лилия: Сәлам, Алмаз!
Алмаз: Сәлам, Лилия! Син сәяхәт итәргә яратасыңмы?
Лилия: Әйе, бик яратам. Сәяхәт итү –ял итүнең иң яхшы ысулы, минемчә.
Алмаз: Мин үз машинамда чит илләрне, яңа шәһәрләрне, матур урыннарны карап йөрергә хыялланам. Яңа урыннарны күрү, төрле милләт кешеләре белән танышу, чит тел өйрәнү, яңа дөнья ачу — яхшы чара.
Лилия: Хәзерге вакытта күп кешеләр диңгез буенда ял итәргә яраталар бит. Алар рәхәтләнеп су коеналар, кызыналар, матур урыннарда фотога төшәләр.
Алмаз: Ә кайбер кешеләр экстремаль ял итү формасын сайлый: биек тауларга менәләр, елга буенда палаткаларда яшиләр. Без дә сыйныфыбыз белән табигатькә чыгып, палаткада яшәгәнебез бар. Бу бик кызык.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Икенче сорау. Алмаз нинди курсларга йөри?
Алмаз: Лилия, син кем булырга телисең?
Лилия: Минем туризмга бәйле һөнәр сайлыйсым килә. Төрле илләрдә булырга, турислык бизнесы ачарга хыялланам. Телләр белән кызыксынам, татар телен, рус телен яхшы беләм, инглиз телен өйрәнәм. Минемчә, телләр белү бик кирәк. Ә син кайсы һөнәрне сайлар идең?
Алмаз: Минем программист буласым килә. Бүгенге көндә бу бик популяр һөнәр. Төрле программалар өйрәнәм, түләүле курсларга йөрим.
Лилия: Без барыбыз да карьера ясарга хыялланабыз. Һөнәр сайлаганда, эшнең кызыклы, яраткан булуына, бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур булуга да игътибар итәргә кирәк.
Алмаз: Һөнәр сайлау бик авыр. Аңа җаваплы карарга кирәк.
2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Өченче сорау. Алмазның дусты нинди?
Алмаз: Лилия, синең дусларың күпме?
Лилия: Һәр кешенең дуслары була. Минем дә дусларым күп. Иң якын дустым берәү генә. Ул – Альмира. Мин аның белән мәктәптә таныштым, дуслаштым. Мәктәпкә бергә йөрибез. Альмира яхшы укый, инглиз телен яхшы белә, кайвакыт өй эшләрен бергә эшлибез. Ул – бик акыллы, тәртипле кыз, музыка мәктәбенә йөри.
Алмаз: Минем дә якын дустым бар. Без аның белән спорт секциясендә таныштык. Без бергә көрәш белән шөгыльләнәбез. Ул да – тәрбияле, акыллы, тырыш егет. Айзат физика, фәне белән кызыксына, киләчәктә астроном булырга уйлый. Ул чын дус, ярдәмчел, җитди. Мин аны хөрмәт итәм.
Лилия: Әйе, чын дуслар ышанычлы булырга тиеш, авыр чакта ярдәм кулы сузарга тиеш дип саныйм.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Дүртенче сорау. Алмаз нишләргә ярата?
Лилия: Алмаз, синең яраткан шөгылең бармы?
Алмаз: Минем яраткан шөгылем бар. Кечкенәдән рәсем ясарга яратам. Ә хәзер граффити белән шөгыльләнү ошый. Әлегә блокнотта ясап өйрәнәм. Миңа компьютер да ярдәмгә килә.
Лилия: Мин телләр өйрәнергә яратам, шунлыктан рус, татар, инглиз теле дәресләре миңа бик кызык. Дәресләрдән соң төрек теле курсларына да йөрим.
Алмаз: Минемчә, телләр өйрәнү бик авырдыр.
Лилия: Әйе. Ләкин бик кызыклы. Күп телләр белгән саен, дусларың да арта. Минем дусларым арасында төрле милләт кешеләре бар: татарлар, руслар, төрекләр.
Алмаз: Мин дә яраткан шөгылемә вакытымны кызганмыйм. Рәсем ясау буенча кайбер программаларны өйрәнәм. Дәресләргә әзерләнү өчен дә, интернеттан күп мәгълүмат алып була.
Лилия: Алмаз, киләчәктә шөгыльләрең артсын, ошаган шөгыльләреңнән тәм табып, вакытыңны файдалы үткәр.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Бишенче сорау. Алмаз нинди мәктәптә укый?
Лилия: Алмаз, син кайсы мәктәптә укыйсың?
Алмаз: Мин яңа мәктәптә укыйм. Безнең мәктәп – рус мәктәбе. Мәктәп өч катлы. Мәктәптә зур спортзал, бассейн, зур китапханә, ашханә, заманча җиһазландырылган сыйныф бүлмәләре бар.
Лилия: Ә мин татар мәктәбендә укыйм, тугызынчы сыйныфта. Сыйныфыбызда егерме биш укучы бар. Без фәннәрне татар телендә өйрәнәбез. Биология, химия, физика фәннәрен яратабыз. Информатика дәресләренә дә бик теләп йөрибез. Сыйныфташларым бу фәннәрдән дәрестән соң курсларга йөриләр, имтиханнарга әзерләнәләр.
Алмаз: Мин дә тугызынчы сыйныфта укыйм. Без дә имтиханнарга бик тырышып әзерләнәбез. Безнең сыйныф укучылары Илья, Александр, Аяз математика, география, татар теле буенча олимпиадада катнашып, призлы урыннар алдылар.
Лилия: Минем сыйныфташларым да төрле чараларда актив катнашалар. Күптән түгел безнең сыйныфтан Рәзил белән Камилә «Татар кызы», «Татар егете» бәйгесендә катнашып, җиңү яуладылар. Сыйныфташларым белән бик теләп аралашам, алар арасында якын дусларым да бар.
Алмаз: Безнең сыйныф та бик тату. Миңа аларның тырыш, акыллы, ярдәмчел булулары ошый.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Алтынчы сорау. Лилия нинди китаплар укырга ярата?
Лилия: Алмаз, син нинди китаплар укырга яратасың?
Алмаз: Мин матур әдәбият әсәрләрен яратам. Миңа Әмирхан Еники хикәяләре ошый. Соңгы тапкыр “Мәк чәчәге” хикәясен укыдым.
Лилия: Мин төрле китаплар укырга яратам. Татар әдәбиятын да, рус әдәбиятын да, чил ил әдәбиятын да яратам. Төрле жанрдагы әсәрләрне укыйм. Үзем дә шигырьләр язам.
Алмаз: Соңгы вакытта электрон китаплар уку популярлашты. Китапханәгә йөрисе юк, үзеңә кирәкле әсәрне интернеттан эзләп табасың да укыйсың.
Лилия: Миңа экраннан уку ошамый, күз арый. Минемчә, кәгазьгә басылган китапларны уку уңайлырак. Китапны кулыңа тотып уку рәхәт. Әсәрнең электрон вариантын югалтырга да мөмкин.
Алмаз: Кайсын укысаң да, үзеңә бик күп мәгълүмат аласың. Яңа геройлар белән танышасың, үзеңә яңа дуслар табасың. Китап укуга көненә 30 минут вакытымны багышлыйм.
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Җиденче сорау. Лилия Алмазны нинди бәйрәмгә чакыра?
Алмаз: Лилия, синең иртәгә дәресләрең ничәдә бетә?
Лилия:: Иртәгә безнең биш дәрес була. Димәк, бер тулганда бетә. Ә син кайчан бушыйсың?
Алмаз: Безнең иртәгә биш дәрес кенә, дәрестән соң “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә әзерләнәбез, диделәр.
Лилия: Без дә сыйныфыбыз белән Нәүрүз бәйрәменә әзерләнәбез. Ә иртәгә мин сине туган көнемә чакырырмын дигән идем.
Алмаз: Яхшы, мин риза. Дәресләр бетүгә килермен. Туган көнеңә тагын кемнәрне чакырасың?
Лилия: Дуслар, туганнар килә. Туган көн – якын кешеләр белән аралашу өчен иң яхшы бәйрәм. Гадәттә, туган көнне без өйдә бәйрәм итәбез.
Алмаз: Мин дә туган көнне өйдә уздырырга яратам. Иртән өй җыештырабыз. Әнием торт пешерә. Бергә төрле тәмле ризыклар пешерәбез.
Лилия: Мин кунаклар килгәнгә шатланам. Ашагач-эчкәч, без биибез, җырлыйбыз, шаярабыз, төрле уеннар уйныйбыз. Туган көн безнең гаиләдә менә шулай күңелле үтә. Шуңа күрә туган көн — минем өчен елның иң матур көне.
Алмаз. Мин бик шат, Лилия. Очрашуга кадәр!
[2 секунд пауза]
Прослушайте диалог второй раз.
[язма икенче тапкыр яңгырый]
[2 секунд пауза]
Прослушайте разговор двух друзей. Определите, какие из приведенных утверждений 8 — 13 соответствуют содержанию текста (1), а какие – не соответствуют (2). Вы услышите аудиозапись дважды.
|
[пауза 20 секунд]
Руслан:Сәлам, Гөлназ!
Гөлназ: Сәлам, Руслан! Әйт әле, синең яраткан бәйрәмең нинди?
Гөлназ: Минем яраткан бәйрәмем – Сабантуй. Ул җәен үткәрелә. Сабантуй – ул татарлар бәйрәме, ләкин анда башка милләт кешеләре дә катнаша.
Руслан: Әйе, шул. Мин дә Сабантуй бәйрәмен яратам. Без дә гаилә белән бу бәйрәмгә барабыз.
Гөлназ: Мин дә бу бәйрәмгә әти-әнием белән барам. Әтием бәйрәмнең төп ярышы – татарча көрәштә катнаша. Ул – көрәш буенча спорт остасы. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Җиңүчегә тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.
Руслан: Ә мин Сабан туенда ат чабышын карарга яратам. Бу ярышта беренче килгән атның хуҗасына да кыйммәтле бүләк бирәләр.
Гөлназ: Сабаен туенда һәр кеше үзенең осталыгын күрсәтә: җырлый, бии, уеннарда катнаша. Сабан туе кичкә кадәр дәвам итә. Ә синең яраткан бәйрәмең нинди?
Руслан: Мин Изге Петр көненә үткәрелә торган Питрау бәйрәмен яратам. Ул 12нче июльдә үткәрелә.
Гөлназ: Минем дә ул бәйрәмдә булганым бар.
Руслан: Бу бәйрәмне карарга башка өлкәләрдән дә кунаклар килә шул. Төрле кызыклы уеннар уздырыла, фольклор коллективлары, артистлар чыгыш ясый. Питрау бәйрәменә дә республика статусы бирелде.
Гөлназ: Син дә бәйрәмнәр яратасың икән, Руслан. Икенче юлы бергә барырбыз.
Руслан: Шәп! Мин риза! Зур рәхмәт, дустым.
ҖАВАПЛАР
Биремнең номеры | Дөрес җавап |
1 | 2 |
2 | 2 |
3 | 1 |
4 | 3 |
5 | 1 |
6 | 3 |
7 | 1 |
8 | 1 |
9 | 2 |
10 | 1 |
11 | 1 |
12 | 1 |
13 | 2 |
14 | 2 |
15 | 2 |
16 | 2 |
17 | 3 |
18 | 2 |
19 | 3 |
20 | 1 |
21 | 1 |
22 | 2 |
23 | 1 |
24 | 3 |
25 | 1 |
26 | 1 |
27 | 1 |
28 | 2 |
Татар теле буенча имтихан эшен бәяләү системасы
1-28 нче биремнәрдә дөрес күрсәтелгән һәр җавап 1 балл белән бәяләнә. Җаваплар биремнәрне үтәү күрсәтмәсендәгечә язылган булса һәм дөрес җавап үрнәге белән тулысынча туры килсә, бирем дөрес үтәлгән дип санала.
29-32 нче биремнәрне бәяләү критерийлары
Сөйләм ситуациясенә караган репликалар язу. 29-32 нче биремнәр максималь 2 балл белән бәяләнә.
1 нче таблица
№ |
Бәяләү критерийлары |
Баллар |
I |
Язылган текстның эчтәлеге |
|
К1 | Сөйләм ситуациясенә караган репликаны
формалаштыру |
|
Имтихан бирүче, сөйләм ситуациясенә караган репликаны аңлап, җавабын дөрес формалаштырган. Коммуникатив бурыч төгәл үтәлгән.
Фактик хаталар юк. |
1 | |
Имтихан бирүче сөйләм ситуациясенә караган репликаны дөрес формалаштырмаган.
Яки Сөйләм ситуациясенә караган реплика өлешчә генә формалаштырылган Яки дөрес формалаштырмаган. Яки Фактик хаталар бар. Яки Имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә караган реплика язган. |
0 | |
II |
Грамоталылык |
|
К2 | Орфография һәм сөйләм нормаларының үтәлеше | |
Репликада орфографиягә тел нормаларының үтәлешенә караган (грамматик, орфографик, стилистик. пунктуацион) хаталар юк.
Һәм/ яки төрле нормаларга караган 2 хата бар. |
1 | |
Репликада тел нормаларының үтәлешенә караган 3 яки
күбрәк хата бар. |
0 |
Яки Имтихан бирүче башка сөйләм ситуациясенә
караган реплика язган. |
||
Язма эш өчен максималь балл |
2 |
33 нче биремне бәяләү критерийлары
Шәхси хат язу биремен бәяләү критерийлары
2 нче таблица
К |
Бәяләү
критерий лары |
3 балл |
2 балл |
1 балл |
0 балл |
К1 | Коммуни | Эш | Эш | Эш өлешчә | Эш |
катив | тулысынча | башкарылган: | башкарылга | башкары | |
бурычны | башкарылга | 3 сорауга да | н: 2 сорауга | лмаган: | |
үтәү | н: 3 сорауга | җавап | гомуми | 2 сорауга | |
да тулы | бирелгән, | җавап | җавап | ||
җавап | әмма берсенә | бирелгән, | бирелмәг | ||
бирелгән. | бирелгән | әмма 1 | ән яки | ||
Мөрәҗәгать | җавап тулы | сорауга | текстның | ||
итү, | түгел. Хат | бирелгән | күләме | ||
саубуллашу | стилен бозган | җавап тулы | тулмый | ||
һәм имзалау | 1-2 | түгел яки | |||
фразалары | төгәлсезлек | бер сорауга | |||
дөрес | бар һәм/яки | гомумән | |||
сайланган. | алынган хатка | җавап юк. | |||
Алынган | рәхмәт | Хат стилен | |||
хатка рәхмәт | белдерелмәгән | бозган 3 яки | |||
белдерелгән | күбрәк | ||||
төгәлсезлек | |||||
бар, | |||||
итагатьлелек | |||||
формалары | |||||
сакланмаган | |||||
К2 | Текстны | Текст логик | Текст, | Текст | |
оештыру | эзлеклелектә | гомумән | төзелеше | ||
төзелгән һәм | алганда, | ндә логик | |||
абзацларга | логик | эзлеклеле | |||
бүленештә | эзлеклелектә | к | |||
хаталар юк; | төзелгән, | сакланма | |||
тел чаралары | ләкин логик | ган; язма | |||
дөрес | бәйләнешләр | текст |
кулланылган; | дә һәм /яки | төзелеше | |||
хатның | абзацларга | ндә 3 | |||
төзелеше язма | бүленештә | яки | |||
этикет | яки хатның | күбрәк | |||
нормаларына | төзелешендә | хата бар, | |||
туры килә | 1-2 | яки | |||
төгәлсезлек | хатның | ||||
бар | төзелеше | ||||
язма | |||||
этикет | |||||
нормалар | |||||
ына туры | |||||
килми. | |||||
К3 | Текстның | Коммуникат | Текстны | Текстны | Текстны |
лексик- | ив бурычны | аңлауга зыян | аңлауга | аңлауга | |
граммати | үтәү өчен | китермәгән | зыян | зыян | |
к | кирәк булган | тел | китермәгән | китерә | |
төзелеше | төрле лексик | чараларына | тел | торган | |
һәм | караган | чараларына | хаталар 6 | ||
грамматик | хаталар бар | караган | дан | ||
чаралар | (3-4 тупас | хаталар бар | күбрәк | ||
файдаланылг | булмаган хата | (5-6 тупас | |||
ан (текстны | рөхсәт ителә) | булмаган | |||
аңлауга зыян | яки тел | хата рөхсәт | |||
китермәгән | хаталары юк, | ителә) һәм | |||
1-2 | ләкин артык | /яки текстны | |||
төгәлсезлек | гади лексик | аңлауга зыян | |||
рөхсәт | һәм | китерә | |||
ителә) | грамматик | торган 1-2 | |||
чаралар | грамматик | ||||
кулланылган | хата бар | ||||
К4 | Орфограф | Орфографик | Текст | Текст | |
ия һәм | һәм | эчтәлеген | эчтәлеген | ||
пунктуац | пунктуацион | аңлауга зыян | аңлауга | ||
ия | хаталар юк, | китерми | зыян | ||
яки текст | торган 3-4 | китерә | |||
эчтәлеген | орфографик | торган | |||
аңлауга зыян | һәм | орфограф | |||
китерми | пунктуацион | ик һәм | |||
торган 1-2 | хата бар | пунктуац | |||
хата бар | ион | ||||
хаталар 4 | |||||
тән | |||||
күбрәк |
Шәхси хат язу биреме К1-К4 критерийлары буенча тикшерелә.
Максималь 10 балл алырга мөмкин.
Текстның эчтәлеге биремгә туры килмәсә (язма хат характерында булмаса, тәкъдим ителгән сорауларга җавап урынына башка мәгълүмат язылса, тәкъдим ителгән хат күчереп кенә язылса) бу бирем өчен 0 балл куела.
Хатның күләме 30 сүздән ким булса, К3 һәм К4 критерийлары буенча максималь балл куелмый.
Эшнең күләмен билгеләгәндә, беренче сүздән алып соңгысына кадәр (шулай ук адрес, язылу вакыты, имза да) исәпкә алына. Хатта укучы үзенең чын исемен, адресын күрсәткән очракта эш тикшерелми.
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0 — 12 балл – «2» ле билгесе;
13 — 22 балл – «3» ле билгесе;
23 — 33 балл – «4» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен (1-13 нче биремнәр) баллары 7 дән кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 7 дән кимрәк булса, «3» ле билгесе куела.
34 — 46 балл – «5» ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булмаска тиеш. Әгәр укучының тыңлап аңлау биремнәре өчен баллары 10 нан кимрәк булса, «4» ле билгесе куела.