Р. ЛАТЫЙПОВА,
Балтач районы Пыжмара төп мәктәбенең
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Ә. ЗӘКИЕВА,
Балтач районы Пыжмара төп мәктәбенең
I квалификация категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Демонстрационный вариант ГИА-9 по татарскому языку, 2023 год ТАТАР ТЕЛЕ (КОД ПРЕДМЕТА- 81) , 9 нчы класс
Туган телдә белем бирү оешмалары укучылары өчен 2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен күрсәтмә материалларга аңлатмалар
2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен күрсәтмә материаллар белән танышканда, шуны истә тотыгыз: тәкъдим ителгән материаллар тикшереләчәк эчтәлекнең барлык элементларын да чагылдырмыйлар. 2023 нче елда туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру вакытында тикшерелергә мөмкин булган эчтәлек элементларының тулы исемлеге туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру өчен әзерлек дәрәҗәсенә куйган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторында тәкъдим ителгән.
Әлеге вариант туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен узучыларга һәм киң җәмәгатьчелеккә тестның структурасы, биремнәр саны, аларның формасы, катлаулылык дәрәҗәсе турында гомуми күзаллау бирә. Бу варианттагы киңәйтелгән җавап бирүне таләп иткән биремнәрне үтәүнең бәяләү критерийлары киңәйтелгән җавапның тулылыгы һәм дөрес язылышы таләпләре турында күзаллау тудыра.
Бу мәгълүматлар туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясе узуга әзерлек осталыгын булдырачак.
Эш үтәү өчен күрсәтмә
Татар телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясенә 3 сәгать 55 минут (235 минут) вакыт бирелә. Биремнәр 3 бүлектән тора.
Беренче бүлек 1 биремнән тора. Анда 2 тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Икенче бүлек 7 биремнән тора (2–8 биремнәр). Биредә сүз, җөмлә, текстка төрле типтагы анализ күзаллана.
2–8 нче биремнәрнең җаваплары сүз яки цифрлар белән бирелә. Аларны 1 нче номерлы җавап бланкына язарга кирәк.
Өченче бүлектәге биремнәр укучылар 2 нче бүлектә укыган текст нигезендә башкарыла. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (9.1 һәм 9.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирү кирәк. Бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.
Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.
Биремнәрне эшләгәндә, караламадан файдаланырга мөмкин, әмма андагы язулар тест эшенә билге куйганда исәпкә алынмый.
Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торырга мөмкин. Вакыт кала икән, аларны яңадан уйлап, эшләп карарга мөмкинлек туа.
Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.
Эшне тәмамлагач, һәр җавапның 1 нче һәм 2 нче номерлы бланкларга дөрес номер белән куелганлыгын тикшерергә онытмагыз.
Сезгә уңышлар телибез!
I бүлек
Текстны тыңлагыз һәм 1 нче биремне 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләгез. Башта биремнең номерын, аннары изложение текстын языгыз.
|
Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез.
Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 70 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрнең җавабы сүз яки цифрлар булырга мөмкин. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны, бланктагы үрнәктә күрсәтелгәнчә, аерым шакмакка языгыз. |
- Текстны укыгыз.
1) Гыйбаш абыйдан алып кайтканнан соң, мин, яңа итегемне киеп, сөенче алырга дип, күрше Хәкимҗаннарга кереп киттем. 2) Башта ак өйләренә сугылдым. 3) Хәкимҗанның бабасы пеләш Миңлебай, шөшлесе белән шак та шок суккалап, түр якларында чабата ясап утыра. 4) Кашлары җимерелгән, такыр башын чабатасына игән. 5) Ник ичмасам күңел өчен бер генә күтәрелеп карасын! 6) Хәкимҗан , минем янга кермәкче булып, ишектән борынын гына суза башлаган иде, Миңлебай бер генә тамак кырды. 7) Хәкимҗан шундук өреп очырган шикелле юк булды. (Гомәр Бәшировтан) |
Җөмләләрнең оештыручы үзәкләре (грамматик нигезләре, баш кисәкләрен) дөрес күрсәтелгән очракны билгеләгез. Җавап номерын языгыз.
1) Хәкимҗаннарга кереп киттем (1 нче җөмлә)
2) ак өйләренә сугылдым (2 нче җөмлә)
3) чабата ясап утыра (3 нче җөмлә)
4) чабатасына игән (4 нче җөмлә)
5) Хәкимҗан юк булды (7 нче җөмлә)
Җавап:____________________.
- Текстны укыгыз. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүз кулланылган җөмләне табыгыз. Җавап номерын языгыз.
1) Аның мондый сорау бирүенә гаҗәпләнеп, Идрис сагая төште.
2) Ризван кайчак йомшак җәеп катыга утырткалый. 3) Башта шулай юк кына нәрсәләр турында сүз кузгаткан булып, кинәт аның артына яшеренгән мәкерен китереп чыгара торган явыз гадәте бар иде. 4) – Үзең кул куйдың бит! Беләсең ич! – диде. |
Җавап:__________________ .
- Текстны укыгыз.
Аерымланган хәл янында тыныш билгеләре булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
1) Ананың йөзе агарды, бөтен тәне калтыранып китте. 2) Ул, авыз ачып сүз әйтерлек хәле калмыйча, сыны катып, утырган җиреннән тәрәзә яңагына сөялде. 3) Аның хәлсез бармаклары, дерелдәшеп, урындык кырыен капшыйлар, битләре, авыз кырыйлары кызганыч булып дерелди. 4) Ул еламый, елый алмый, бары күм-күк булып көеп киткән иреннәре генә селкенә. |
Җавап:____________________.
- Текстны укыгыз.
Чагыштыру дәрәҗәсендәге рәвешне табып языгыз.
Мифтахның йөрәге таш булып катты. Хәйретдин аның ачуын кабартты. Аннан тизрәк котыласы килгәндәй, ул, идәнгә утырып, ялтыравыклы итеген кабалана-кабалана салды да, тавышы тыгылсын дигәндәй ачуланып, аны Хәйретдингә ыргытты. |
Җавап:____________________ .
Текстны укыгыз һәм 6–9 нчы биремнәрне үтәгез. |
1) Кинәт бөтен урман эчен дәһшәтле гөрселдәү каплап алды. 2) Җир буйлап тетрәү йөгерде һәм һава дулкыныннан агачларның башлары селкенешеп куйдылар. 3) Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды. 4) Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар. 5) Ниндидер бер шомлы тынлык аларның эчләренә урнашкан кебек булды… 6) Бала куркуыннан акрын гына калтырана башлады, Зариф аны үзенә кыса төште, һәм аңа икесенең дә йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.
7) Бераздан, бала елаган тавыш белән:
– Әни! –дип куйды, Зариф акрын, сабыр тавыш белән:
– Елама, кызым, хәзер әниең янына барып җитәбез, – диде һәм үз тавышы үзенә баз эченнән килгәндәй тонык, саңгырау булып ишетелде.
8) Бала, Зарифка сыена төшеп, бер кулы белән аның муеныннан урап алды. 9) Зариф, белмим баланы юатыр өчен, белмим эчке бер уеннан:
– Без кая барабыз? – дип сорап куйды.
10) – Әбиләргә кунакка, – диде бала җитди генә.
11) Зариф ихтыярсыз елмайды.
12) Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр. 13) Уңга аерылган юл белән рота китеп бара, сулдагысы исә якындагы станциягә илтергә тиеш. 14) Биек һәм сирәк үскән наратлар арасыннан станция янындагы йортларның түбәләре дә күренә иде… 15) Зариф хәзер чыннан да аптырашта калды. 16) Нишләргә? 17) Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш. 18) Ләкин кулында сыенып утырган бала аны ике юл чатында туктарга мәҗбүр итте. 19) Баланы ут эченә кадәр алып барырга мөмкин түгел. 20) Ул соңгы өмет белән, хәтта чакырып, тирә-ягына каранды. 21) Ләкин һичбер кемнең килгәне яки китеп барганы күренми иде. 22) Берничә секунд ул бөтен акылын җигеп уйланды. 23) Хәтере ялгышмаса, аңа рота китеп барган юлдан бер тапкыр үтәргә дә туры килгән иде, һәм бу юл будка яныннан тимер юлны кисеп үтәргә тиеш кебек иде. 24) Ул станция белән будка арасын эченнән исәпләп алды һәм балага күтәрелеп карады. 25) Бала, Зарифның нәрсә уйлаганын сизгән шикелле, зур булып ачылган күзләре белән аңа бик җитди карап тора. 26) Бу караш Зарифның икеләнүен өзде; ул үз-үзенә катгый рәвештә: «Өлгерермен!» – диде һәм, баланы кулында ипли төшеп, йөгерә-йөгерә станциягә таба китеп барды.
27) Менә станциянең платформасы күренде. 28) Аның алдында кызыл эшелон тора, ул хәзер кузгала булса кирәк – кешеләрнең, ашыгып, вагоннарга менүләре күренә.
29) Зариф, станциягә килеп җиткәч, йөгереп платформага чыкты һәм тирә-ягына карарга өлгерә алмады, кара киемле ябык бер рус хатыны:
– Балам! – дип кычкырып, Зарифка ташланды.
30) Бала:
– Әнием! – дип, бөтен гәүдәсе белән хатынга сузылды, һәм Зариф баланың үз кулыннан киткәнен сизми дә калды.
31) Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде. 32) Ул йөрәгенә сыеша алмаган шатлыгыннан сүзсез, бары ыңгырашып, баласының кулларыннан, битеннән, чәченнән, күзләреннән үбәргә кереште.
(Әмирхан Еникидән*)
*Әмирхан Еники (1909 – 2000) – прозаик.
- Текстның эчтәлегенә туры килгән җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Зариф кызга ачуланып карады.
2) Солдат балага күтәрелеп тә карамады.
3) Бала белән Зарифның йөрәкләре бергә типкән кебек тоелды.
4) Зариф үз авылына кайтып бара иде.
5) Кыз әнисе белән җиләк җыя.
Җавап :_______________________.
- Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез. Җавап номерын языгыз.
1) Шул арада алар юлның икегә аерылган җиренә килеп җиттеләр.
2) Дөресен әйткәндә, ул һич туктамастан ротасын куып җитәргә тиеш.
3) Зариф та, бала да бераз вакытка сүзсез калдылар.
4) Кайдадыр якында гына артиллерия атышы башланды.
5) Зариф ихтыярсыз елмайды.
Җавап:_________________.
- 19–23 нче җөмләләрдән ахыргы сүзенең синонимын табып, күчереп языгыз.
Җавап: ________________.
2–8 нче биремнәрнең җавапларын, тестны үтәү өчен күрсәтмәдә әйтелгән тәртиптә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга һәм җавапның бирем номеры күрсәтелгән юлга язылуын тикшерергә онытмагыз. |
III бүлек
2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 9.1 нче яки 9.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез. |
9.1. «Төнлә белән олы юлны немец бомбага тоткан вакытта баласын югалтып, соңыннан аны эзләп-эзләп тә таба алмаган ананың шушы минуттагы хәлен аңлатып бирү мөмкин булмас иде» җөмләсендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
9.2 «Ана йөрәге бала өчен дәрья» — темасына сочинение языгыз. Фикерегезне языгыз. Раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез. Сочинениенең күләме 70 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка таянып, язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган өчен нуль балл куела. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Туган (татар) телдән дәүләт йомгаклау аттестациясен бәяләү системасы
I бүлек
Тыңлау өчен текст |
Матурлык
Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Аяз күктән өстебезгә сихри бер моң өзлексез явып торды. Беләсезме, тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә тынлык җәелә. Барлык табигать, тын калып, бары аны гына тыңлый һәм сөенечле, сагышлы, ләззәтле рәхәткә чума… Икенче сихере шунда: тургай сайраганда, дөнья искиткеч җәелеп, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе кебек, җир йөзе дә тын, нурлы булып тоела башлый…
Бу вакытта бүтән кошлар сайрыйдырмы, белмим. Бөтен дөнья тургайлар сайравыннан чыңлап торса да, бер кош тавышы колагыбызга килеп керә. Бу – кәккүк! Табигать тарафыннан яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Күксел урман яныннан узганда, без аның кисәтүле тавышын ишеттек.
Шулай кайта торгач, без үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылына якынлаштык. Бәдретдин безне чәй эчәргә чакырган иде. Без кыстатып тормадык. Иптәшеңә кереп, чәй эчеп чыгу – шәкертләр өчен табигый бер тәртип, кагыйдә инде ул. (138 сүз) (Ә Еникидән)
1 нче таблица
Кыска изложение өчен текст турында белешмә | |
Абзац номеры | Микротемалар (мәгънәви кисәкләр) |
1. | Безне тургайлар сайравы озатып барды. |
2. | Кәккүк – күзгә күренмәс сәер бер кош! |
3. | Бәдретдиннең чакыруы – шәкертләр өчен табигый бер тәртип, кагыйдә ул. |
Язма эшне бәяләү критерийлары
2 нче таблица
№ | Критерий | Балл |
ИК1 | Изложениенең эчтәлеге | |
Укучы тыңлаган текстның эчтәлеген тулы ачкан, анда яктыртылган барлык мәсьәләләр язмада урын алган. | 2 | |
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бер микротема төшеп калган (яки өстәлгән). | 1 | |
Текстның эчтәлеге ачылган, әмма бердән артык микротема төшеп калган (яки өстәлгән). | 0 | |
ИК2 | Башлангыч текстны җыйнакландыру | |
Укучы текстның гомуми эчтәлеген бер яки берничә алым белән кыскарткан, җыйнакландырган. | 3 | |
Бер яки берничә алым белән текстның ике микротемасын җыйнакландырган. | 2 | |
Бер яки берничә алым белән текстның бер микротемасы җыйнакландырылган. | 1 | |
Текстны җыйнакландыру өчен бер алым да кулланылмаган. | 0 | |
ИК3 | Изложениенең мәгънә бөтенлеге, бәйләнешле сөйләм һәм аның эзлеклелеге | |
Укучының эшендә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә:
– логик хаталар юк, эзлеклелек бозылмаган; – текст кызыл юлларга дөрес бүленгән. |
2 | |
Эштә мәгънә бөтенлеге, сөйләмнең бәйләнешле һәм эзлекле булуы күзәтелә, әмма бер логик хата бар
яки кызыл юлны билгеләүдә бер хата бар. |
1 | |
Эштә коммуникатив (аралашуга караган) мәгънә сакланган, әмма бердән артык логик хата
яки кызыл юлны билгеләүдә ике хата җибәрелгән. |
0 | |
ИК1–ИК3 күрсәткечләре буенча изложение өчен җыела торган иң югары балл | 7 |
II бүлек
2 – 8 нче биремнәрне тикшерү
Икенче бүлектәге һәр биремгә дөрес җавап биргән өчен укучыга берәр балл куела. Җавап инструкциядә күрсәтелгәнчә эшләнсә һәм тулысынча тиешле җавап белән тәңгәл килгән очракта, дөрес үтәлгән дип исәпләнә.
Җавап ялгыш булса яки бөтенләй булмаса, 0 балл куела.
3 нче таблица
Биремнәр | Җаваплар |
2 | 5 |
3 | 2 |
4 | 2,3 |
5 | тизрәк |
6 | 3 |
7 | 3 |
8 | соңгы |
III бүлек
9 нчы биремне тикшерү критерийлары
9.1 нче биремне бәяләү критерийлары
9.1 нче биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
4 нче таблица
№ | Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (9.1) бәяләү критерийлары | Баллар |
С1К1 | Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау | |
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлаткан. Аңлатмада хаталар юк. | 2 | |
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген, гомумән, дөрес аңлаткан, ләкин аңлатмада 1 хатасы бар. | 1 | |
Имтихан бирүче тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген дөрес аңлатмаган,
яки имтихан бирүче, тексттан алынган кисәкнең эчтәлеген аңлатканда, 2 яки күбрәк хата ясаган, яки тексттан алынган кисәк эчтәлегенең аңлатмасы язма эштә юк. |
0 | |
С1К2 | Дәлил-мисалларның булуы | |
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 2 дәлил-мисал китергән. | 3 | |
Имтихан бирүче тексттан әлеге кисәкнең эчтәлегенә туры килә торган 1 дәлил-мисал китергән. | 2 | |
Имтихан бирүче башка тексттан дәлил-мисаллар (-лар) китергән. | 1 | |
Имтихан бирүче әлеге кисәкнең эчтәлеген аңлата торган дәлил-мисал китермәгән,
яки имтихан бирүче биремдәге цитатаны я аның бер өлешен дәлил-мисал итеп китергән. |
0 | |
С1К3 | Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:
– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган; – абзацларга бүленештә хаталар юк. |
2 | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана, ләкин 1 логик хатасы бар, һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар. | 1 | |
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар, ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык, һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар. | 0 | |
С1К4 | Эшнең композицион бөтенлеге | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк. | 2 | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар. | 1 | |
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар. | 0 | |
С1К1–С1К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл | 9 |
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинениедәге текст фрагменты 9.1 дәге тексттан алынмыйча, башка тексттан алынса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә (6 нчы таблицаны кара).
9.2 нче биремне бәяләү критерийлары
9.2 нче биременә җавап түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә.
5 нче таблица
№ | Текст эчтәлеген анализлауга бәйле темага язылган сочинениене (11.2) бәяләү критерийлары | Баллар |
С3К1 | Тексттан алынган кисәкнең мәгънәсен аңлау | |
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән һәм киңәйтелгән формада тасвирлаган. | 2 | |
Имтихан бирүче (сочинениенең теләсә кайсы өлешендә теге яки бу формада) аңлатма биргән, ләкин киңәйтелгән формада тасвирламаган. | 1 | |
Имтихан бирүче ялгыш аңлатма биргән, яки төшенчәгә аңлатмасы язма эштә юк. | 0 | |
С3К2 | Дәлил-мисалларның булуы | |
Имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның берсе – укылган тексттан, икенчесе – тормыш тәҗрибәсеннән яки имтихан бирүче 2 дәлил-мисал китергән, шуларның икесе дә укылган тексттан. | 3 | |
Имтихан бирүче укылган тексттан 1 дәлил-мисал китергән. | 2 | |
Имтихан бирүче тормыш тәҗрибәсеннән дәлил-мисаллар (-лар) китергән. | 1 | |
Имтихан бирүче бер генә дәлил-мисал да китермәгән. | 0 | |
С3К3 | Язманың мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге, язу эзлеклелеге | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язу эзлеклелеге белән характерлана:
– логик хаталар юк, язуда эзлеклелек бозылмаган; – абзацларга бүленештә хаталар юк. |
2 | |
Имтихан бирүченең эше мәгънәви бөтенлеге, сөйләм бәйләнешлелеге һәм эзлеклелек белән характерлана, ләкин 1 логик хатасы бар, һәм/яки абзацларга бүленештә 1 урында хата бар. | 1 | |
Язмада сөйләм үстерүгә омтылыш бар, ләкин логик хаталарның саны 1 дән артык, һәм/яки абзацларга бүленештә 2 урында хата бар. | 0 | |
С3К4 | Эшнең композицион бөтенлеге | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, текст төзүдә хаталар юк. | 2 | |
Эш композицион яктан бөтен һәм төгәлләнгән, ләкин текст төзүдә 1 хатасы бар. | 1 | |
Текст төзүдә 2 яки күбрәк хатасы бар. | 0 | |
С3К1–С3К4 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл | 9 |
Игътибар!
Әгәр сочинениедә текст күчереп кенә язылса яки анда текстның эчтәлеге генә чагылыш тапса, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С3К2–С3К4) 0 балл белән бәяләнә.
Әгәр сочинение 9.2 дәге сүз яки гыйбарәгә туры килмәсә, бәяләүнең барлык критерийлары буенча (С1К2–С1К4) 0 балл белән бәяләнә.
Язма эшнең грамоталылыгы һәм аның фактик төгәллеге аерым бәяләнә
(6 нчы таблицаны кара).
6 нчы таблица
№ | Укучы сөйләменең грамоталылыгын һәм фактик төгәллеген бәяләү критерийлары | Баллар |
ГК1 | Орфографик нормаларның үтәлеше | |
Орфографик хаталары юк яки хатасы 1 дән артык түгел. | 2 | |
2–3 хата җибәрелгән. | 1 | |
Хаталарының саны 4 тән артык. | 0 | |
ГК2 | Пунктуацион нормаларның үтәлеше | |
Пунктуацион хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел. | 2 | |
3–4 хатасы бар. | 1 | |
Хаталарының саны 5 тән артык. | 0 | |
ГК3 | Грамматик нормаларның үтәлеше | |
Грамматик хаталары юк яки 1 хатасы бар | 2 | |
2 хатасы бар. | 1 | |
Хаталарының саны 3 тән артык. | 0 | |
ГК4 | Сөйләм нормаларының үтәлеше | |
Сөйләм хаталары юк яки хатасы 2 дән артык түгел. | 2 | |
3–4 хатасы бар. | 1 | |
Хаталарының саны 5 тән артык. | 0 | |
ФК1 | Язма сөйләмнең фактик төгәллеге | |
Материалны язмада бирүдә, шулай ук аңлауда һәм терминнар кулланылышында фактик хаталар юк. | 2 | |
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 1 хата бар. | 1 | |
Материалны язмада бирүдә яки терминнар кулланылышында 2 хата бар. | 0 | |
ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча сочинение өчен иң югары балл | 10 |
Грамоталылыкны бәяләгәндә, изложение һәм сочинениенең күләмен исәпкә алырга кирәк.
6 нчы таблицада китерелгән нормативлар гомуми күләме 140 тан артык сүз булган изложение һәм сочинениеләрне тикшерү өчен кулланыла.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 70–139 сүз булса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый:
ГК1 буенча орфографик хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда, 1 балл куела;
ГК 2 буенча пунктуацион хаталар булмаса яки 1 тупас булмаган хата булганда, 1 балл куела;
ГК 3 буенча грамматик хаталар булмаганда, 1 балл куела; ГК 4 буенча сөйләм хаталары булмаганда, 1 балл куела.
ФК1 буенча фактик хаталар һәм терминнар кулланылышында хаталар булмаганда, 1 балл куела.
Әгәр изложение һәм сочинениеләрнең гомуми күләме 69 гына сүз булса, мондый эшләргә ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Әгәр укучы иҗади эшнең бары тик берсен генә (я изложение, я сочинение) үтәсә, ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча бәяләү шулай ук эшнең күләменнән чыгып башкарыла.
Әгәр эш 140 яки аннан артыграк сүздән торса, грамоталылык 6 нчы таблица нигезендә бәяләнә.
Эшнең күләме 70–139 сүздән торса, ГК1–ГК4, ФК1 критерийлары буенча 1 баллдан артык куелмый (югары күрсәтелгәнчә).
Әгәр эшнең күләме 69 сүздән артмаса, мондый эшләргә ГК1-ГК4, ФК1 критерийлары буенча 0 балл куела.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен тулаем башкару барышында җыярга мөмкин булган максималь балл – 33.
Имтихан эше өчен түбәндәге билгеләр куела:
0–14 балл – «2»ле билгесе;
15–22 балл – «3»ле билгесе;
23–28 балл – «4»ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының ГК1–ГК4 критерийлары буенча баллары 4 тән кимрәк булмаска тиеш.
29–33 балл – «5»ле билгесе. Искәрмә: бу очракта укучының ГК1–ГК4 критерийлары буенча баллары 6 дан кимрәк булмаска тиеш.