2023 нче елда татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясе уздыру биремнәре

Мулласалихова Г.Г.

Саба районы «Үсеш» Шәмәрдән лицееның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

I бүлек

1-7 нче биремнәрнең җавапларын сүз (берничә сүз) яки цифрлар белән языгыз. Һәр хәреф яки цифр бланктагы үрнәктәгечә аерым шакмакка язылырга тиеш. Сүзләр яки цифрлар буш шакмак калдырмыйча, өтерсез һәм башка билгеләрсез языла.

 

1 Синтаксик анализ.

Текстны укыгыз.

(1) Яшел хәтфә келәм өстенә утырып, бераз тамак ялгап алгач, без күл буена юнәлдек. (2) Көймәсеннән алып, Кәрим абый миңа да кармак таяклары тоттырды. (3) Су өстендә кояш нурлары җемелди. (4) Йомшак җилдә тирбәлгән дулкыннар күз явын алырлык аллы-гөлле чаткылар хасил итә. (5) Су астында йөргән балыклар аермачык күренә.

 

Баш кисәкләр дөрес билгеләнгән җавап вариантларының номерларын языгыз.

1) Без юнәлдек (1 нче җөмлә)

2) Кармак таяклары тоттырды (2 нче җөмлә)

3) Су җемелди (3 нче җөмлә)

4) Дулкыннар хасил итә (4 нче җөмлә)

5) Балыклар  күренә (5 нче җөмлә)

 

Җавап:  ____________________

 

2 Пунктуацион анализ.

Тыныш билгеләрен куегыз. Өтер куелырга тиеш урыннарның цифрларын языгыз.

Мәүлиха түти тырмачы кызларның (1) сабанчы малайларның (2) иңбашларына (3) җилкәләренә йомшак кына кагыла-кагыла (4) уятып йөрде.

 

Җавап: _____________________

 

3 Синтаксик анализ.

Төшем килеше кушымчасы ярдәмендә  бәйләнгән сүзтезмәне табып языгыз.

Җил сыек томанны тиз таратты.

 

Җавап: _______________________

 

4 Орфографик анализ.

Язылышы дөрес аңлатылмаган сүзләрнең номерларын языгыз.

1) УЛЬЯНОВСКИДА – -ск авазларына беткән сүзләрдә килеш кушымчалары алдыннан и хәрефе языла.

2) КАЙТТЫҢМЫ – сорау кисәкчәсе -мы сүзгә кушылып языла.

3) МӘСЬӘЛӘ – ь хәрефе аеру билгесе буларак кулланыла һәм шуңа күрә нечкә иҗектән соң  ь билгесе языла.

4) КЫЗЫЛРАК – тартыкка беткән сыйфатларга чагыштыру дәрәҗәсе кушымчасы ялганганда, кушымча алдыннан [ы], [э] авазлары ишетелсә дә, язылмый

5) УНЪЕЛЛЫК ‒ ъ хәрефе е хәрефе алдыннан килгәндә, калынлык билгесе буларак кулланыла һәм шуңа күрә ъ билгесе языла.

 

Җавап: ___________________________

 

Текстны укыгыз һәм 5-7 нче биремнәрне үтәгез

(1) Ленар Бүреле авылында яшәүче әбисенә күчтәнәчләр сатып алды да юлга чыкты. (2) Әбисе авылына автобус йөрмәгәнен белә ул.

(3) Кичә кич буе әнисе шул хакта колак итен ашады:

– Үзең генә йөрмә, соңгы елларда ул якта бүреләр дә ишәйде.

(4) Ленар скрипкасы салынган футлярын да алды. (5) Бер сәгатьтә кайтып җитәчәк. (6) Ай күрде, кояш алды булыр!

(7) Әле шушы көннәрдә генә Мәскәүдә яшь скрипкачылар конкурсында катнашты, лауреат булды. (8) Аны Мәскәү консерваториясенең зур залында алкышладылар. (9) «Татарстаннан Ленар Самат улы Вәлиев, Бах сонаталарын башкарып, беренче урынны алды», – дип игълан иттеләр. (10) Ленар сәхнә уртасына Татарстан флагы күтәреп чыкты. (11) Кул чабарга керештеләр! (12) Ленар,  рәхмәт әйтә башлагач, алдагы рәтләрдә утырган берәү:

– Татарча әйт, татарча! Син бит татар малае! – дип кычкырды.

(13) Ленар бераз каушап калды, чөнки ул татарча белми иде. (14) Авылга кайтып йөргәндә, әбисеннән бераз өйрәнгән иде өйрәнүен.

(15) Бөтенләй дәшми калырга теләмәде Ленар:

– Рәхмәт… Мин… әни… әти… Татарстан… яратам… – диде ул. (16) Затлы урындыкларында чумып утырган әти-әнисенә карады. (17) Талантлы уллары белән горурланып утырган ата белән ана бу минутта бәхетсез иде.

(18) Ленарның күңелендә ныклы бер уй яралды: «Моннан чыгып, исән-сау Казаныма кайтып җитә алсам, әбекәй янына китәм».

(19) Ленар авылга ат юлыннан төшәргә булды. (20) Басу ягыннан эт өргән тавышлар ишетелгәч, Ленарның күңеленә шомлы тойгы керде.

(21) Каршыга бүреләр өере килә иде. (22) Ленарның бүре күргәне юк, шунлыктан нишләргә кирәген ул белми. (23) Кемдер аңа, кара урманда аюга очрагач, гармун уйнап исән калуын сөйләгән иде. (24) Кыргый җәнлекләр моңлы итеп җырлаган, уен коралында уйнаган кешегә тимиләр, имеш.

(25) Ул кулына скрипкасын алды, акрын гына уйный башлады. (26) Пышылдап кына игълан итте: «Иоһанн Себастьян Бах. Сонаталар».

(27) Ленар озак уйнады, бармаклары өши башлады. (28) Бүреләр китәргә ашыкмадылар. (29) «Бәлки, татар көен көтеп утыралардыр?» – дип уйлады яшь музыкант.

(30) Ленар татарча бер генә көйне белә. (31) «Туган тел»нең сүзләрен дә, көен дә исенә төшерде. (32) Кышкы яланга моңлы татар көе тарала башлауга, бүреләр китеп бардылар.

(33) Бүреләр күздән югалганчы уйнады Ленар, аннары юл өстенә авып төште. (34) Аякларына торып басканда, җир өстенә караңгылык иңгән иде. (35) Туңган кул-бармакларына җылы тынын өрде, әйберләрен җыештыра башлады. (36) Ул инде бүреләр хакында уйламый иде. (37) Аның күңелендә җаны кебек бер генә хис бар: үзе газапланып әрни, үзе сөенә:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

(Г. Гыйльмановтан*)

*Галимҗан Гыйльманов (1957) – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме.

 

5 Текстның эчтәлеген анализлау.

Текстның эчтәлегенә туры килә торган  җөмләләрнең номерларын языгыз.

  • Ленар Мәскәүдә яшь гармунчылар конкурсында катнашты.
  • Ленар сәхнәгә чыккач, аңа рус телендә сөйләргә куштылар.
  • Ленар әбисе янына авылга кайтырга уйлады.
  • Авылга кайтканда, Ленарга бүреләр очрады.
  • Ленар скрипкада «Туган тел» көен уйнады.

 

Җавап: _________________________

 

6 Сәнгатьлелек чараларын анализлау.

Фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләләрнең номерларын языгыз.

  • Әбисе авылына автобус йөрмәгәнен белә ул.
  • Кичә кич буе әнисе шул хакта колак итен ашады.
  • Ленар скрипкасы салынган футлярын да алды.
  • Ай күрде, кояш алды булыр!
  •  Ленар авылга ат юлыннан төшәргә булды.

 

Җавап: _________________________

 

7 Лексик анализ.

Тексттан «күбәйде» сүзенә синоним булган сүзне табып языгыз.

 

Җавап: __________________________

 

Барлык җавапларны, эшне башкару буенча күрсәтмәдә әйтелгәнчә, 1 нче номерлы бланкка күчереп язарга онытмагыз. Һәр җавапның тиешле бирем номеры язылган юлда булуын тикшерегез.

                                    

II бүлек

 

8.1 «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!» Текст ахырында китерелгән бу сүзләрнең мәгънәсен аңлатып, сочинение языгыз.

Укылган тексттан фикерләрегезне раслый торган ике дәлил китерегез. Мисаллар биргәндә, кирәкле җөмләләрне языгыз яисә аларның номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш.

Әгәр сочинение сөйләп чыгу яки чыганак текстны аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш 0 балл белән бәяләнә. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

8.2 «Туган тел» төшенчәсен ничек аңлыйсыз? Үзегез формалаштырган билгеләмәне дәлилләгез.

Үзегез язган билгеләмәне тезис итеп алып, «Туган телем — байлыгым» дигән темага сочинение языгыз. Тезисыгызны раслый торган ике дәлил китерегез: дәлилнең берсен укылган тексттан алыгыз, икенчесен тормыш тәҗрибәгездән чыгып формалаштырыгыз.

Әгәр сочинение сөйләп чыгу яки чыганак текстны аңлатуларсыз тулысынча күчереп язу формасында гына булса, мондый эш 0 балл белән бәяләнә. Сочинениенең күләме 100 сүздән ким булмаска тиеш. Сочинениене пөхтә һәм аңлаешлы итеп языгыз.

 

Һәр җавапның тиешле бирем номеры язылган юлда булуын тикшерегез.

 

Җаваплар

 

Биремнең номеры Дөрес җавап
1             145
2 13
3 томаннытаратты
4 35
5 345
6 24
7 ишәйде