Логотип Магариф уку
Цитата:

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле: «Татар теле укытучылары өчен грантлар уза»

Республикада татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен теләктәшлек чаралары каралган.

Республикада татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен теләктәшлек чаралары каралган. Бу турыда  VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының «Тел сәясәте һәм милли мәгариф» дискуссия мәйданчыгы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Əлфия Əхəтова хәбәр ите. 


Министрлыкның милли мәгариф идарәсе хезмәткәре Россия төбәкләрендә Татар мәгарифе көннәре оештырылу, читтә яшәүче милләттәшләрне татар теле һәм әдәбияты буенча китап-дәреслекләр белән тәэмин итү турында сөйләде.  VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы спикеры укытучырның һөнәри үсешен күздә тоткан бәйгеләр уздырылуын әйтте.
— Мəгариф оешмалары, иҗтимагый оешмалар, аерым галимнəр һəм укытучылар өчен грантлар уза. Бу чараларда алар татар телен үстерү буенча проектларын тəкъдим итəлəр. Быел барлыгы биш грант булды, — дип белдерде Әлфия Әхәтова.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле әйтүенчә, Россия укытучылары өчен белем күтəрү курслары каралган. Мəгарифне үстерү институты мөгаллимнәр өчен вебинарлар оештыра.
 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ