Логотип Магариф уку
Цитата:

Иң тәмле чизкейк рецепты

ЧизкейкГөлфия ИсмәгыйлеваЧизкейк инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, «сырлы торт» дигәнне аңлата. Бу десертны Европада һәм Америкада бик яраталар. Без дә бик үз иттек аны! Чизкейкны үзем ясарга өйрәнгәч, гаи...

Чизкейк
Гөлфия Исмәгыйлева
Чизкейк инглизчәдән тәрҗемә иткәндә, «сырлы торт» дигәнне аңлата. Бу десертны Европада һәм Америкада бик яраталар. Без дә бик үз иттек аны! Чизкейкны үзем ясарга өйрәнгәч, гаиләбездә бер генә бәйрәм табыны да аннан башка узмый. Дөресен әйтим: бу десертның әллә ничә төрлесен ясап караганым булды, әмма иң уңышлысын һәм тәмлесен – «Нью-Йорк» дип аталганын таптым.
Печеньене валчык хәленә килгәнче ваклыйбыз. Янына эретелгән сыер мае, йомырка, шикәр комы кушабыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз һәм махсус табага алып куеп, чизкейк өчен нигез булырлык итеп формалаштырабыз. Шуннан 10 минутка 170 градуслы кайнар мичкә тыгабыз.
Ул пешеп суынган арада, крем әзерлибез.
Куертылган сөтне миксер яисә блендер ярдәмендә күпертеп, янына эремчекле сыр өстибез. Куерганчы яхшылап болгатабыз. Шикәр пудрасы өстәп, бик сак кына тагын болгатырга кирәк. Аннары йомырка, каймак, лимон согы кушабыз да барысын бергә кабат болгатабыз.
Чизкейкның нигезе салынган форманың ян-ягын һәм астын яхшылап фольга белән төреп чыгабыз. Аннары нигезнең өстенә крем җәябез. Аерым бер противень алып, шунда бераз гына су агызабыз һәм чизкейк салынган форманы шуның өстенә утыртабыз. Болай эшләү десерт өстендә ярыклар барлыкка килмәсен һәм кипмәсен өчен кирәк. Форманы фольга белән төреп чыгу аның эченә су үтеп кермәсен өчен эшләнелә.
Чизкейкны 170 градуслы кайнар мичкә
1 сәгатькә куябыз. Пешеп чыккач, аны бүлмә температурасында суытырга, аннары ким дигәндә 4 сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
Әзер чизкейкның өстен җиләк-җимешләр, чикләвекләр белән бизәп җибәрергә мөмкин.
Әзерләү тәртибе
 
Нигезе өчен:
310 г кетердәп торган печенье (Мин «Юбилейное» дигәнен кулланам.)
150 г эретелгән сыер мае
1 йомырка
2 аш калагы шикәр комы
Кремы өчен:
250 г 33% лы куертылган сөт
230 г эремчекле сыр
0,5 стакан шикәр пудрасы
2 йомырка
4 аш калагы 20 % лы каймак
1 чәй калагы лимон согы         
Кремы өчен:
250 г 33% лы куертылган сөт
230 г эремчекле сыр
0,5 стакан шикәр пудрасы
2 йомырка
4 аш калагы 20 % лы каймак
1 чәй калагы лимон согы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ