Логотип Магариф уку
Цитата:

Инвалидлар җитәрлек ярдәм алачакмы?

Елның-елында 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Татарстанда исә бер көн белән генә чикләнмиләр: 1 декабрьдән 10 сына кадәр Инвалидлар ункөнлеге үткәрү гадәткә керде. Коронавирус зәхм...

Елның-елында 3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Татарстанда исә бер көн белән генә чикләнмиләр: 1 декабрьдән 10 сына кадәр Инвалидлар ункөнлеге үткәрү гадәткә керде.
Коронавирус зәхмәте колачын җәйгән шартларда башкалар ярдәменә, җылы сүзгә аеруча мохтаҗ булган, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә быел ункөнлек кысаларында нинди ярдәм чаралары оештыру күздә тотыла? Һәм, гомумән, Татарстанда социаль ярдәм күрсәтү эшенең торышы ничек, хәл итәсе нинди проблемалар бар? Күпләрне борчыган шушындый сорауларга беркадәр ачыклык кертү ниятеннән бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат үзәгендә журналистлар өчен Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җитәкчелегендәге бер төркем белгечләр катнашында брифинг булып узды.

Федераль реестр мәгълүматлары буенча республикабызда 276 меңгә якын инвалид исәпләнә, бу – бездәге һәр уналтынчы кеше инвалид дигән сүз. Соңгы биш елда инвалидлар саны 17 мең кешегә кимесә дә, шул ук  еллар эчендә республикабызда  инвалид балалар  саны 1300 гә ишәйгән. Бу да – әлбәттә, уйландырырлык хәл. Югыйсә, бу өлкәдә эшләнми дә түгел. Әйтик, Татарстан Президенты каршында Инвалидлар эшләре буенча совет эшли, республикабызда 115 дәүләти социаль күрсәтү учреждениесе, 10 дәүләтнеке булмаган оешма эшләп килә. Мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләрендә ел саен 4 меңгә якын балага ярдәм күрсәтелә.  Аларда ата-аналар өчен белем бирү мәктәпләре булдырылган. әлеге мәктәпләрдә ата-аналарны инвалид бала карау нечкәлекләренә өйрәтәләр, психологик консультацияләр бирелә.
Республикабызда өй шартларында тәрбияләнүче, сәламәтлекләре буенча җитди тайпылышлары булган инвалид балалы гаиләләр аерым контрольдә: 499 инвалид бала тәрбияләүче 493 гаилә өйдә социаль ярдәм ала.
Быел инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү чаралаы  өчен федераль һәм республика бюджетыннан 2,76 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. 284 мең инвалид торак-коммуналь хезмәтләр өчен субсидия-ташламалардан файдалана.
Инвалидларны эшкә урнаштыру юнәлешендә дә байтак эшләнелә үзе. Республикабыздагы эшкә яраклы 111 мең инвалид исәпләнә, шуларның һәр өченчесе диярлек эш белән тәэмин ителгән. Бу – тулаем Россия күрсәткеченнән шактыйга югары.  Быелның тугыз аенда 755 инвалидны эшле иткәннәр.
Эш бирүчеләрнең инвалид студентларга карата уңай мөнәсәбәтен булдыру ниятеннән республикабызда инде дүртенче елын «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты уңышлы гына эшләп килә. Быелның көзендә узган «Абилимпикс» төбәк чемпинатында республикабыздагы 33 һөнәри белем бирү оешмасы базасында 75 компетенция буенча ярышлар уздырылган. Саный китсәң, эшләнгән эшләр байтак. Әле тагын Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 1500 дән артык төрле чаралар үткәрү күздә тотыла. Тик хикмәт чараларнын күплегендә түгел, иң мөһиме сәламәтлекләре чикле булганнар һәрдаим әйләнә-тирәдәгеләрнең күңел җылысын, рухи һәм матди ярдәмен тоеп яшәсеннәр иде.
                Таһир САБИРҖАНОВ

«Татар-информ» фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ