Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә зөлхиҗҗә ае башлана

Иртәгә 12 август көнне һиҗри буенча Зөлхиҗҗә ае башлана. Бу айның исеме «хаҗ» сүзеннән алынган. Мөселманнар өчен аерым бер мәгънәгә ия һәм аерым бер әһәмият бирелә торган ай ул. Изге гамәлләр, нәфел г...

Иртәгә 12 август көнне һиҗри буенча Зөлхиҗҗә ае башлана. Бу айның исеме «хаҗ» сүзеннән алынган. Мөселманнар өчен аерым бер мәгънәгә ия һәм аерым бер әһәмият бирелә торган ай ул. Изге гамәлләр, нәфел гыйбадәтләр кыла торган ай.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с) зөлхиҗҗә аеның беренче ун көне хакында болай дигән: «Изге һәм саваплы гамәлләр Аллаһы Тәгалә тарафыннан аеруча яратып кабул ителгән бу ун көннән дә хәерлерәк башка көннәр юктыр».
12нче августтан 20 августка кадәр ураза тоту бик күркәм һәм әҗер-саваплы. 20 август – Гарәфә көне. Аллаһ илчесеннән (с.г.с) Гарәфә көнендәге ураза хакында сорагач: «Әлеге көндә ураза тоту үткән елгы һәм киләсе елгы гөнаһларны кичерәчәк», – дигән (Мөслим җыентыгыннан).
Савап эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйк, кардәшләр!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ