Логотип Магариф уку
Цитата:

IX Республика яшь геологларының ачык кыр олимпиадасы

24–29 апрельдә Укытучы һәм остаз елы кысаларындпа  Әлмәт районында яшь геологларның IX Республика ачык кыр олимпиадасы узачак.Олимпиадада катнашу өчен мәктәпләр арасыннан барлыгы  34 команда...

24–29 апрельдә Укытучы һәм остаз елы кысаларындпа  Әлмәт районында яшь геологларның IX Республика ачык кыр олимпиадасы узачак.
Олимпиадада катнашу өчен мәктәпләр арасыннан барлыгы  34 команда - Татарстан Республикасы балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенең база мәйданчыклары, шул исәптән Кырым Республикасы командасы теркәлгән. Быел олимпиадада катнашучыларның гомуми саны  272 укучы һәм 55 команда җитәкчесе булачак.
Олимпиада тематикасы Җир турында фәннәр комплексын тәшкил итүче табигать белеменең тыгыз бәйләнештәге бүлекләрен үз эченә ала. Мәктәп укучыларының палеонтология, петрография, минералогия, кристаллография, геохимия, экология, структур геология, тарихи геология, инженерлык геологиясе, гидрогеология, файдалы казылмалар геологиясе һәм башка фәннәр буенча белемнәрен гамәли куллану мәсьәләләре кузгатыла.
Яшь геологлар үзләрен 10 төрле сынауларда тикшереп  караячак: геологик маршрут, гидрология , радиометрия, магнитометрия, куркынычсызлык техникасы нигезләре, кыр  тукталышын оештыру һәм башка ярышларда.
Олимпиадада җиңүчеләр гомумкоманда һәм шәхси зачетларда билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ