Логотип Магариф уку
Цитата:

Июль аенда истәлекле көннәр

1 – Бөтендөнья архитектура көне.Россия Дәүләт китапханәсе оешуга 160 ел (1862).Язучы, журналист, «Колыма хикәяләре» авторы Варлам Шаламовның тууына 115 ел (1907–1982).График Гөлзирә Бекташевага 75 яшь...

1 – Бөтендөнья архитектура көне.
Россия Дәүләт китапханәсе оешуга 160 ел (1862).
Язучы, журналист, «Колыма хикәяләре» авторы Варлам Шаламовның тууына 115 ел (1907–1982).
График Гөлзирә Бекташевага 75 яшь.
Театр һәм кино актёры, Татарстанның атказанган артисты, Россиянең Кинематографистлар берлеге әгъзасы, М.Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Фәнис Җиһаншага 50 яшь.
2 – Халыкара кооперация көне.
Тел галиме, ономаст-тюрколог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре докторы Гомәр Саттаровның тууына 90 ел (1932– 2020).
Математик, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Илдар Бәдриевкә 65 яшь.
3 – Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме – ЮХИДИ көне.
Диңгез һәм елга флоты хезмәткәрләре көне.
4 – Гамәли бизәлеш сәнгате рәссамы Татьяна Макаровага 70 яшь.
5 – Шагыйрь, педагог, Россиянең халык мәгарифе отличнигы Рәфкать Муллинның тууына 75 ел (1947–2013).
6 – Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелгән көн (2020).
7 – Революцион хәрәкәт эшлеклесе, язучы Вера Фигнерның тууына 170 ел (1852–1942).
Белорус әдәбияты классигы, шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, публицист Янка Купаланың тууына 140 ел (1882–1942).
8 – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Легендар очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның тууына 105 ел (1917–2002).
Кинорежиссёр, сценарист, продюсер, «Мосфильм» киноконцернының генераль директоры, Россиянең халык артисты Карен Шахназаровка 70 яшь.
Шагыйрь Рифат Сәлахка 35 яшь.
9 – Корбан бәйрәме.
10 – Россия почтасы көне.
Балыкчылар көне.
Рәссам, проектлаучы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виктор Крайниковка 75 яшь.
Рәссам Халидә Гыйләҗевага 70 яшь.
11 – Бөтендөнья бер илдә яшәүче халыклар көне.
Бөтендөнья шоколад көне.
Шагыйрә, прозаик, күп җырлар авторы Дилә Булгаковага 85 яшь.
12 – Керәшеннәрдә Питрау бәйрәме.
Татарстанның халык рәссамы, атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Иншаковка 75 яшь.
Актриса, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Люция Хәмитовага 55 яшь.
13 – Дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Мирсәет Солтангалиевнең тууына 130 ел (1892–1940).
14 – Мәгърифәтче, тәрҗемәче, әлифбалар, программалар, татар теле дәреслекләре авторы Габбас Сәйфуллинның тууына 135 ел (1887–1951).
15 – Очучы, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланованың тууына 110 ел (1912–1971).
16 – Археолог, нумизмат, коллекционер Андрей Лихачёвның тууына 190 ел (1832–1890).
Баянчы, композитор, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшинга 75 яшь.
17 – Металлурглар көне.
Сталинградны азат итү өчен сугыш башланганга 80 ел (1942).
Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Исхакый, Т.Миңнуллин. Ф.Хөсни, Д.Сираҗиев, Ш.Маннур исемендәге әдәби премияләр лауреаты Рәдиф Сәгъдигә 65 яшь.
18 – Шагыйрь, дин һәм җәмәгать эшлеклесе Әбелмәних Каргалыйның тууына 240 ел (1782–1833).
20 – Халыкара шахмат көне.
Австрияле ботаник, генетик, нәселдәнлек турындагы тәгълиматка нигез салган Грегор Мендельнең тууына 200 ел (1822–1884).
Казан сәүдәгәре, иганәче Салих Гобәйдуллинның тууына 160 ел (1862–1935).
Математик, физика-математика фәннәре докторы, Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Борис Гагаевның тууына 125 ел (1897–1975).
Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәисә Ишморатованың тууына 105 ел (1917–1997).
Балалар язучысы, А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Алмаз Гыймадиевкә 50 яшь.
22 – Филолог, шәркыятче галим, ориенталист, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Мирза Мөхәммәтгали Казимбәкнең тууына 220 ел (1802–1870).
Гамәли бизәү сәнгате рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанда гобелен остаханәсен оештырып җибәрүче, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мария Килдебәкованың тууына 90 ел (1932–2017).
23 – Сәүдә хезмәткәрләре көне.
Рус шагыйре, тәнкыйтьче, тарихчы, тәрҗемәче, публицист, Рус тарих җәмгыятенә нигез салган Пётр Вяземскийның тууына 230 ел (1792–1878).
24 – Француз язучысы, драматург, журналист, бик тә популяр «Өч мушкетёр» әсәренең авторы Александр Дюманың тууына 220 ел (1802–1870).
Актриса, шагыйрь Хәсән Туфанның хәләл җефете Луиза Салиәскәрованың тууына 115 ел (1907–1955).
26 – Парашютчылар көне.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, профессор Галимҗан Нигъмәтинең тууына 125 ел (1897–1941).
Актёр, Татарстанның атказанган халык артисты Рөстәм Муллинның тууына 75 ел (1947–2019).
27 – Татар хатын-кызларыннан беренче математик, педагог, Сорбонна университетын тәмамлаган Сара Шакулованың тууына 135 ел (1887–1964).
28 – PR белгечләре көне.
Россиядә беренче төрки-татар басмасы – Пётр I нең 1722 елгы манифесты дөнья күргәнгә 300 ел (1722).
Рус шагыйре, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче, мемуарлар авторы, популяр җырлар һәм романслар авторы Аполлон Григорьевның тууына 200 ел (1822–1864).
Рус совет язучысы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Советлар Союзы Герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Карповның тууына 100 ел (1922–2010).
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, беренче класслы очучы, аэрофлот отличнигы Рәшит Ибраһимовка 95 яшь.
29 – Рус рәссамы-маринист, меценат, коллекционер Иван Айвазовскийның тууына 205 ел (1817–1900).
30 – Мөселманнарның ай календаре буенча яңа 1444 ел башы.
Педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Хуҗиәхмәтовка 70 яшь.
31 – Хәрби Диңгез Флоты көне.
Рус эстрадасы җырчысы, актриса, СССРның халык артисты Эдита Пьехага 85 яшь.
                   ***

Мәгълүматларны Таһир САБИРҖАНОВ туплады

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ