Июнь аенда озын яллар һәм кыска эш атнасы көтелә

Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә бу айда россиялеләрне көткән кыска эш атнасы һәм озын яллар хакында искәрттеләр. Үзгәрешләр 12 июнь – Россия көнен бәйрәм итү белән бәйле. Бу хакта ТАСС агентлыгы ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11–13 июнь) кадәр дәвам итәчәк. Ә алдагы эш атнасы дүрт көнлек булачак.

«Быел 12 июнь якшәмбегә туры килә, шунлыктан ял көннәре шимбәдән дүшәмбегә (11–13 июнь) кадәр дәвам итәчәк», – дип ачыклык керттеләр Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәтендә.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.