Логотип Магариф уку
Цитата:

Изге Болгар җире олуг галимнәрне җыйды

Болгарга 5-7 ноябрьдә Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек элемтәләре белән эшләү б...

Болгарга 5-7 ноябрьдә Халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Бу хакта Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек элемтәләре белән эшләү бүлеге хәбәр итә.
Фәнни-гамәли конференция Болгар ислам академиясе, Санкт-Петербург дәүләт университеты белән берлектә оештырылган.
Конференциядә Россиянең төрле шәһәрләреннән, Франция, Берләшкән Гарәб Әмирлекләрен, Төркия, Һиндстан, Азербайджан, Казахстан, Пакистан, Үзбәкстанган кунаклар катнашты. Барлык күтәрелгән мәсьәләләрдән «Дини тәгълиматын һәм ислам фәнен Россиянең  һәм чит илләрнең югары уку йортларында укыту үзенчәлекләре», «Дини тәгълиматны методик алымнар белән тәэмин итү мәсьәләсе» дигән темалар да яңгырады.
Очрашу кысаларында махсус рәвештә ислам фәне белгечләренә түгәрәк өстәл дә үткәрелде. Ул моназара форматында узды. Мәскәү, Махачкала, Казан, Уфадан  килгән белгечләр  төп һөнәри белем бирү программалары булдыру принциплары буенча фикер алышканнар һәм фәнни-гамәли әдәбиятының ачык юлга чыгу мөмкинлеге турында сөләшкәннәр.
Шулай ук фәнни-гамәли конференциядә Париждагы ислам фәне факультеты (Франция), Шарджа университеты (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре), Азербайджан ислам университеты уку йортлары белән хезмәттәшлек килешүгә кул куелды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ