Логотип Магариф уку
Цитата:

Күп балалы аналар пенсиягә 50 яшьтә чыга алачак

Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйл...

Балаларын сигез яшькә җиткәнче тәрбияләгән күп балалы аналар тиешле вакыттан өч-ун елга иртәрәк пенсиягә чыга алачак.
ТАСС хәбәр итүенчә, күп балалы аналар өчен пенсиягә чыгу вакыты балалар санына бәйле булачак.
«Өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгу хокукы ала. Тиешле вакыт өч елга кими. Дүрт бала тапкан хатын-кызлар 56 яшьтә лаеклы ялга чыга алачак. Биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар пенсиягә 50 яшьтә чыга. Билгеләнгән яшь 10 елга кими», — диелә Пенсия фонды сайтында.
Бер яки ике бала тапкан хатын-кызлар өчен пенсия яшен киметү каралмаган, алар пенсиягә 60 яшьтә чыгарга тиеш.
Санап үтелгән барлык категорияләр өчен пенсия билгеләү өчен мәҗбүри шарт—ата-ана хокукыннан мәхрүм итү факты булмау яки уллыкка алуны гамәлдән чыгару. Тиешле күләмдә иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициенты зурлыгыннан башка да ташламаларга дәгъва итү мөмкин түгел. 
«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ