Логотип Магариф уку
Цитата:

Илсур Һадиуллин узган эшчәнлеккә йомгак ясады

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, яңа уку елына  әзерлек уңаеннан, матбугат җыелышы булды. Анда Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин узган эшчәнлеккә йомгак ясады, 2021-2022нче уку елы...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, яңа уку елына  әзерлек уңаеннан, матбугат җыелышы булды. Анда Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин узган эшчәнлеккә йомгак ясады, 2021-2022нче уку елында  нинди эшләр, чаралар көтәчәген бәян итте.
  «Татар-информ» агентыгы җитәкчесе Ринат Билаловның, быелгы БДИ нәтиҗәләре ничегрәк булды соң, дигән соравына министр:
Нәтиҗәләр начар түгел. Һәрхәлдә барча фәннәр буенча уртача Россия күрсәткечләреннән яхшырак. Дөрес, биш фәннән – тарих, әдәбият, немец теле, физика, җәмгыять белеме буенча күрсәткечләр чак кына начаррак. Без үзебезне башка төбәкләр белән түгел, элгәре уку елы белән чагыштырабыз. 2019 елда, пандемия чыгу сәбәпле, дистанцион укытуга күчәргә туры килсә дә, узган уку елында читтән торып укытуга күчмәдек. Республика җитәкчелегенең катгый позициясе бу, – дип җавап бирде.
 Соңгы елларда Герман Греф кебек акыллы башларның: «Киләчәктә укыту нигездә дистанцион рәвештә алып барылачак. Укытучының  укучыга турыдан-туры, күзгә күз карап белем бирүе – кыйммәтле ләззәт ул» дигән лаф орулары, сер түгел, күпләрне борчуга салды. Мондый ихтималны кире кагучы Россиякүләм ата-аналар берлеге дә оешты хәтта.  Хәер, үзебезнең министр да бу уңайдан, укыту эшчәнлеге – хезмәт күрсәтү түгел, җәмгыятебезнең бәһасез казанышы ул, дигән фикерне алга сөрде, «Дистанцион белем бирү – уку-укыту эшчәнлегенең бер элементы гына ул», – дип белдерде.
   Без үз чиратыбызда мәгариф җитәкчесеннән, Казанда фаҗига кичергән 175нче мәктәпкә яңа бина бирү мәсьәләсе каралмыймы, дип кызыксындык. «Әлеге мәктәп бинасы яхшы итеп төзекләндереләчәк. Анда күпчелек мәктәп балалары хыялда гына йөрткән бассейн булдырылачак. Фаҗига килеп чыгу сәбәпле, кайберәүләр балаларын мәктәптән алса да, әллә ни сизелерлек булмас дип уйлыйм», – дип җаваплады ул моңа.
Әлеге очрашу, сорау-җаваплар хакында тулырак язма журналыбызның сентябрь санында булачак.
Рәшит МИНҺАҖ

  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ