Логотип Магариф уку
Цитата:

Кадрларны кем югалта, ә кем таба...

Республикабызда «Кем эшләми – шул ашамый» дигән әйтемнең төп асылына төшүчеләр саны артуга бара. Ник дисәң, 2023 ел башына Татарстанда эшләүче кешеләрнең саны 25 мең кешегә арткан һәм хәзер бездә 1 ми...

Республикабызда «Кем эшләми – шул ашамый» дигән әйтемнең төп асылына төшүчеләр саны артуга бара. Ник дисәң, 2023 ел башына Татарстанда эшләүче кешеләрнең саны 25 мең кешегә арткан һәм хәзер бездә 1 миллион 200 мең эшләүче кеше санала. Болар бит юктан бар булган затлар түгел. Димәк, моңарчы бу 25 мең кеше «соры» хезмәт базарында хезмәт куйган булганнар. Хәзер инде закон таләп иткәнчә хезмәт итүгә күчкәннәр, ягъни эшкә калучылар алар өчен айдан-айга салымын түләп бара дигән сүз. Шуларның 10 600 е – төзелеш тармагында эшләүчеләр, сату-алу өлкәсендәгеләр – 4600, мәгълүматлатлаштыру һәм элемтә өлкәсендәгеләр –2500 кеше.
Шул ук вакытта аерым тармакларда кадрларның китүе күзәтелә. Бигрәк тә эшкәртү тармагында эшләүчеләр саны кискен кимегән, төгәлрәк әйткәндә 5 мең кеше  бу  тармакта эшләүдән туктаган. Калдыкларны җыю һәм утильләштерү, су белән тәэмин итү тармагында эшләүчеләр саны да 210 кешегә кыскарган. Күчемсез милек белән алыш-биреш алып бару өлкәсе дә 1700 ләп эшчесен югалткан.
Болар хакында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында булып узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яктан яклау министы Эльмира Зарипова белдерде.
Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ