Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театры артистлары Казан мәктәбе укытучыларын сәхнә осталыгына өйрәтәчәк

Казанның 170нче мәктәбендә Г.Камал исемендәге дәүләт драма театры артистлары мастер-класс алып барачак. Бу хакта  170нче мәктәпнең Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Гәрәева сөйләде, ди...


Казанның 170нче мәктәбендә Г.Камал исемендәге дәүләт драма театры артистлары мастер-класс алып барачак. Бу хакта  170нче мәктәпнең Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Лилия Гәрәева сөйләде, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 


“Быел Г. Камал театры артистлары белән мастер-класслар үткәрүне планлаштырдык. Алар укучыларга гына түгел, укытучылар өчен дә үткәреләчәк. Укытучыларга, балаларны кызыксындырырдай программа булдыру өчен, артист та булырга кирәк”, - ди педагог.


Мәктәп артистлар белән уртак проектны былтыр эшли башлаган. Мастер-классның төп максаты – укытучыларны һәм укучыларны сәнгатьле укырга өйрәтү, артистлык сәләтен үстерү.


“Раил Шәмсуаров һәм “Зәңгәр шәл”дә төп рольне башкаручы, безнең мәктәп укучысы Ришат Әхмәдуллин килде. Алар безгә сөйләм телен үзгәртү өчен күнекмәләр, хәрәктләр күрсәтеп, мавыктыргыч очрашу үткәрделәр”, - дип сөйләде Лилия Гәрәева.


Киләсе мастер-класска Эмиль Талиповны, шушы мәктәпне  тәмамлаган җырчы кызны – Алсу Сәйфуллинаны чакырырга планлаштыралар.


Укытучы әйтүенчә, очрашудан соң укучылар театрга ешрак йөри башлаган. “Мондый шәхесләр белән очрашулар укучыларга уңай тәэсир итә. Шундый очрашулардан соң балалар иҗат, мәдәният белән ныграк кызыксына башлый”, - дип сөйләде Лилия Гәрәева.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ