Логотип Магариф уку
Цитата:

Камәрия Хәмидуллина директорлыктан китә

Казандагы 2 нче татар гимназиясе уңышлары хакында һәрдаим ишетеп торабыз. Татар милли мәгарифе көзгесе һәм әйдаманы буларак гел макталып телгә алына ул. Әйтик, узган уку елында шушы гимназиянең чыгары...

Казандагы 2 нче татар гимназиясе уңышлары хакында һәрдаим ишетеп торабыз. Татар милли мәгарифе көзгесе һәм әйдаманы буларак гел макталып телгә алына ул. Әйтик, узган уку елында шушы гимназиянең чыгарылыш сыйныфы укучысы Рамил Баһавиев бердәм дәүләт имтиханнарында дүрт фәннән 399 балл җыеп, күп кенә рус мәктәпләре укучылары да ирешә алмаган рекордны куеп, киң җәмәгатьчелектә соклану һәм ак көнләшү хисләре уяткан иде. Ә бүген исә шушы гимназиянең 1993 елдан бирле директорлык дилбегәсен үз кулында нык тотып торган Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинаның  вазифасыннан китүе хакында билгеле булды.
Шунысын да әйтик, Камәрия ханым Хәмидуллина директорлык иткән 2 нче татар гимназиясе Татарстан мәгарифенең флагманы һәм энҗе бөртеге булып саналды. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бу хакта югары мөнбәрләрдән бер генә тапкыр әйтмәделәр инде.
Олуг мәгърифәтче исемен горур йөрткән гимназия – мәркәзебездә барлык фәннәр дә татар телендә укытыла торган бердәнбер уку йорты. Әмма уку-укыту татар телендә алып барылса да, гимназия коллективына дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләргә ирешергә бернинди комачаулык тудырмады. Алда телгә алынган Р.Баһавиев мисалы – моңа ачык дәлил.
Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллинаның язмышы әлеге гимназия белән 1990 елдан бирле аерылгысыз. Баштагы елларда ул математика һәм информатикадан дәресләр бирә, ә инде 1993 елда әлеге гимназиягә директор итеп билгеләнә.
«Мәгариф» журналы Камәрия ханым Хәмидуллина җитәкләгән гимназия белән озак еллар тыгыз иҗади хезмәттәшлектә эшләде. Соңгы берничә елда “Авыл укытучысы2 конкурсының йомгаклау турларының нәкъ менә шушы гимназия базасында уздырылып киленүе – моны ачык дәлил. Әле шуның өстенә Камәрия Зиннур кызы – ике дистә елдан артык «Мәгариф» журналының редколлегия әгъзасы да. Ул – Татарстанның халык укытучысы, Казан шәһәренең мактаулы гражданы.
Шулай итеп,  яңа уку елыннан Казандагы 2 нче татар гимназиясе яңа директор җитәкли башлаячак.  Төгәл кем билгеләнүе берничә көннән мәгълүм булачак.
Камәрия ханым Хәмидуллина да эшсез тормаячак, чөнки кул кушырып утыру аңа хас түгел. Шуңа да аңа берничә эш урыны тәкъдим ителгән. Кайсысын сайлар, анысын киләчәк күрсәтер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ