Камышлы мәктәбендә «Уңыш бәйрәме» узган (ВИДЕО)

Быелгы ел Камышлы авылы халкы өчен мәктәпне саклап калу  вакыйгалары белән истә калыр. Авыл балаларының яңартылган үз мәктәпләренә йөреп укулары ата-аналарга да, укытучыларга да, укучы балаларның үзләренә дә бик зур сөенеч булган.

Әле күптән түгел генә 1 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары Укытучылар көнен билгеләп үткәннәр. Бик әзерләнеп, күңелле итеп «Уңыш бәйрәме»н дә уздырганнар. Әлеге чаралардан матур мизгелләрне видеодан да күрә аласыз.

Фотолар һәм видеолар шәхси архивтан

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.