Кан. Кан әйләнеше системасы

Кан. Кан әйләнеше системасы

(8 нче сыйныфта биологиядән гомумиләштерү дәрес-квесты) 

Чулпан СӘМИГУЛЛИНА, 

Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле биология укытучысы

Максат. Укучыларда «Кан. Кан әйләнеше системасы» темасы буенча белем һәм күнекмәләрне барлау, тикшерү, гамәли эш күнекмәләрен булдыру.

Бурычлар:

белем бирүдә: мөстәкыйль эш күнекмәләре, логик фикерләү аша укучыларда кан әйләнеше, йөрәк төзелеше, терминнар, кан әйләнеше түгәрәкләре процесслары турында белемнәрне гомумиләштерү;

үстерелешле:

– информацион технологияләр куллану күнекмәләрен үстерү;

– биологик процессларны чагыштыру күнекмәләрен булдыру;

– күзәтү һәм аның нигезендә нәтиҗәләр ясау күнекмәләрен булдыруга ирешү;

тәрбияви:

– укучыларда сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру;

– уен элементлары аша фән белән кызыксынучанлыкларын арттыру.

Дәрес тибы. Белемнәрне системалаштыру дәресе.

Җиһазлау. Мультимедиа җиһазлары комплекты: компьютер, проектор, экран; презентация; тонометр, таратма материаллар, кесә телефоннары; дәреслек (Колесов Д.В., Маш Р.Д. Биология. Кеше. 8 сыйныф. – М.: Дрофа, 2018).

Дәрес-квест барышы

Бу дәрестә катнашу өчен сыйныф ике төркемгә: «Эритроцит» һәм «Лейкоцит» төркемнәренә бүленә.

Тактага буш табло урнаштырыла. Табло артында саннар яшеренгән. Квестның һәр этабын үткән җиңүче команда таблодагы саннарны ачып бара һәм фишкалар ала. Уен ахырында саннар тезмәсе (24545249) килеп чыгачак. Бу саннар нинди сүзне шифрлый икәнлеген белергә кирәк булачак. Фишка санынча ярдәмче җөмләләр (подсказка) биреләчәк. Кемнең ярдәмче җөмләләре күп, шул команданың җиңү ихтималы да зуррак. Ярдәмче җөмләләр исә саннар шифрлаган сүзне тизрәк табарга мөмкинлек бирә.

I этап – « Терминнар»

Канның тамырлар буенча хәрәкәте. (Кан әйләнеше)

Иң зур кан тамыры. (Аорта)

Кызыл кан күзәнәкләре. (Эритроцитлар)

Лейкоцитларның чит тәнчекләрне «ашавы», юк итүе. (Фагоцитоз)

Углекислый газга бай кан. (Веноз)

Кан оемый торган авыру. (Гемофилия)

Канның сул карынчыктан алып уң йөрәгалдына кадәр үткән юлы. (Кан әйләнешенең зур түгәрәге)

Үтерелгән яки көчсезләндерелгән микроорганизмнардан ясалган препарат. (Вакцина)

Ак кан күзәнәкләре. (Лейкоцитлар)

Организмның авыруларга аршы тору үзлеге. (Иммунитет)

Йөрәккә килүче кан тамыры. (Вена кан тамыры)

Кан бирүче кеше. (Донор)

Эритроцит составына керүче аксым. (Гемоглобин)

Канның сыек өлеше. (Плазма)

Универсаль донорның кан группасы. (I)

Кислородка бай кан. (Артериаль)

Йөрәкнең һәр кыскаруында артерия стенкаларындагы тирбәнеш. (Пульс)

Кан басымы югары булганда барлыкка килә торган авыру. (Гипертония)

Тромб барлыкка килүдә катнаша торган кан пластинкалары. (Тромбоцитлар)

Кан басымын үлчи торган прибор. (Тонометр)

(Җиңүче төркемнән бер укучы тактадагы таблодан цифрны ача, җиңүче төркемгә фишка тапшырыла. 2 саны ачыла.)

II этап – «Хатаны тап»

(Укучыларга текст тәкъдим ителә, андагы хаталарны табарга кирәк.)   

Йөрәк

Йөрәк организмда кан куу насосы  булып тора.Ул өч камералы (кирәк: дүрт) мускуллы орган, корсак (күкрәк) куышлыгында урнашкан. Йөрәкнең авырлыгы – 1 кг чамасы (300 г). Йөрәктәге клапаннар канның бер юнәлештә агуын тәэмин итә. Карынчыклар тулы булмаган (тулы) бүлге белән бүленгән, шуңа күрә артериаль кан белән веноз кан өлешчә кушыла. (Артериаль кан белән веноз кан кушылмый.) Иң зур кан тамыры – вена (аорта) сул карынчыктан башлана. Йөрәк циклы 0,8 минут (0,8 секунд) бара.

(4 саны ачыла.)

III этап «Саннар ни сөйли?»

(Укучыларга саннар тәкъдим ителә. Укучылар әлеге санның нәрсә аңлатканлыгын белергә тиешләр.)

Биремнәр

90 процент. (Канда су күләме)

300 г. (Йөрәк авырлыгы)

60 – 80 тапкыр. (1 минутта йөрәк тибеше)

120 көн. (Эритроцитларның яшәү вакыты)

0,8 секунд. (Йөрәк циклы)

0,9 процент. (Канда натрий хлориды микьдары)

120/80 мм т.б. (Нормаль артериаль басым)

5 млн./мм3. (Эритроцитлар саны)

6 – 8 мең/мм3. (Лейкоцитлар саны)

0,4 секунд. (Гомуми диастола)

(5 саны ачыла.)

IVэтап – « Йөрәк төзелеше”

(Укучыларга йөрәк төзелеше буенча бирем тәкъдим ителә: кайсы номер нинди сүзгә туры килә укучылар шуны ачыкларга тиешләр.)

 

Сүзләр: уң йөрәгалды – …, сул йөрәгалды – …, уң карынчык – …, сул карынчык – …, аорта – …, үпкә артериясе – …, өске күпканлы вена – …, аскы күпканлы вена – …, капкачлы клапан – …, ярымайсыман клапан – …

Җавап: уң йөрәгалды – 1, сул йөрәгалды – 3, уң карынчык – 2, сул карынчык – 4, аорта – 7, үпкә артериясе – 8, өске күпканлы вена – 6, аскы күпканлы вена – 5, капкачлы клапан – б, ярымайсыман клапан – а.

(4 саны ачыла.)

V этап – «Импровизация»

Укучыларның ике төркеменә дә «Кан әйләнеше түгәрәкләре» темасы буенча кирәкле әйберләр: кызыл, зәнгәр шарлар (канның артериаль яки веноз икәнлеген күрсәтү өчен), карточкалар. Бирелә. Укучылар, такта янында шуларны дөрес эзлеклелектә тотып, бер рәткә тезелеп басалар.

Кан әйләнешенең кечкенә түгәрәге: уң карынчык – үпкә артериясе –капилляр – үпкәдә газ алмашы – үпкә венасы – сул карынчык;

Кан әйләнешенең зур түгәрәге: сул карынчык – аорта – артерия – капилляр – аскы күпканлы вена – өске күпканлы вена – уң йөрәгалды.

(5 саны ачыла.)

VI этап – « Ребуслар»

 9хәрефле сүз. (Фагоцитоз)

 

                                                            8 хәрефле сүз. (Антитела)

                                                                 8 хәрефле сүз. (Лимфоцит)

(2 саны ачыла.)

VII этап – « Кан группалары»

(Укучыларга мәсьәлә тәкъдим ителә.)

Мәсьәлә. Бала тудыру йортында ике малайны бутаганнар. Бер малайның әти-әнисенең кан группасы – 1 нче һәм 2 нче, икенче малайның әти-әнисенеке – 2 нче һәм 4 нче. Балаларның кан группалары – 2 нче һәм 4 нче. Малайларның әти-әниләрен билгеләгез.

Җавап. Кан группасы 2 нче булган малайның әти-әнисе – беренче пар. Кан группасы 4 нче булган малайның әти-әнисе  –икенче пар.

(4 саны ачыла.)

VIII этап – « Консилиум»

Капитаннарга чепчик һәм ак халат киертелә, аларның берсе тонометр белән укытучыларның ның кан басымын үлчи, икенчесе пульсны үлчи, рекомендацияләр әйтә. Калган укучылар бирелгән кан анализы үрнәге буенча пациентка диагноз куялар. 

 

 

ФИО 

Яше                     15 яшь

Эритроцит              4,5 млн.

Лейкоцит               7600

Гемоглобин              9    

 

СОЭ                   13мм/сәг

 

 

Норма

 

4 – 5 млн

4 – 8 мең

13 – 16 г%

2 –15 мм/сәг

 

Бирелгән кан анализы үрнәге буенча, пациентның гемоглобин күрсәткече түбән. Пациентка гемоглобин күтәрә торган яшелчәләр, ит, бавыр ашарга тәкъдим ителә.

(9 саны ачыла.)

Квестның барлык цифрлары да ачылып бетә. Уен ахырында таблода 24545249 дигән саннар килеп чыга. Бу саннар нинди сүзне шифрлый?

Моны белү өчен фишкалар санала һәм шул фишка санынча ярдәмче җөмләләр әйтелә.

Ярдәмче җөмләләр

  1. Бу саннарны сез әти-әниегезгә караганда да ешрак күрәсез.
  2. Чишелеш кесә телефонында.
  3. Җавап поисковикта, яндекста түгел.
  4. Саннар артына яшерелгән сүз сезгә бик яхшы таныш.
  5. Бу сүзне һәр кеше атнасына ике тапкыр булса да әйтә.
  6. Бу сүзне телефонда башка кешегә шалтыратканда күреп була.
  7. Ул сүз – клавиатурада.
  8. Төймәләрдә саннар янында хәрефләр язылган:2 саны – Б, 4 саны –И, 5 саны – О, 4 саны – Л, 5 саны – О хәрефе, 2 саны – Г, 4 саны – И, 9 саны – Я хәрефләре.

Димәк, тактада цифрлар белән шифрланган сүз биология сүзе икән.

(Дәрескә йомгак ясала, укучыларга билгеләр куела.)

ПРЕЗЕНТАЦИЯ

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.