Логотип Магариф уку
Цитата:

Машиналар, велосипедка юл бирегез!

Башкалабызда 25 сентябрь киченнән 26 сентябрьгә кадәр инде ел саен үткәрелүче бәйрәм чарасы – “Төнге Велофест”  узуы көтелә.“Төнге Велофест” – ул  Казан каласын Россиянең иң кунакчыл шәһәре&...

Башкалабызда 25 сентябрь киченнән 26 сентябрьгә кадәр инде ел саен үткәрелүче бәйрәм чарасы – “Төнге Велофест”  узуы көтелә.
“Төнге Велофест” – ул  Казан каласын Россиянең иң кунакчыл шәһәре  итеп таныту өчен  җыелган  шәһәрдәшләребезнең  бергәлеге,  “Кунакчыл Казан” дип исемләнгән зур проектның бер өлеше.
Россиядә иң беренче велосипедчылар вестивале 2016 елда Пятигорск каласында узган иде. Тәүге вестивальдә Россиянең 37 шәһәреннән, шулай ук якын чит илләрдән  5 меңнән артык велосипедлы кунак катнашкан иде.
Кичке сәяхәт шимбәдән якшәмбегә каршы төндә   Казан спортчыларын һәм велоспорт сөючеләрен генә түгел, күрше төбәкләрдән килгән кунакларны да үзенә туплаячак. Сәяхәттә катнашучыларны 4 тукталышлы матур маршрут көтә:
1 нче тукталыш  - К.Фукс ис. бакча
2 нче тукталыш – Ш.Мәрҗани ур.
3 нче тукталыш – Меңьеллык мәйданы
4 нче тукталыш – “Казан” гаилә үзәге
Велофест маршруты туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы тематикасына кагылышы булган   урыннар буйлап уза. Аның якынча  әйләнәсе 15 км. Бәйрәм тантанасы Беренче Май мәйданында 20 сәгатьтә башлана, старт 22 сәгатьтә бирелә.
Фестиваль кысаларында  “БИМ –радиосы” эфирында  туристлык бизнесының күренекле эшлеклеләре белән кызыклы әңгәмәләр тәкъдим  ителәчәк. Кунаклар төнге көзге шәһәр матурлыкларыннан ләззәт алу белән бергә,  аның истәлекле урыннары белән дә танышачак. Сәяхәттән тыш, программада шәһәр җитәкчеләре белән очрашу, тамак ялгау мәйданында  музыкантлар чыгышы каралган.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ