Каникуллар озынаерга мөмкин

Көннәр салкын тору сәбәпле, Яңа ел каникуллары озынаерга мөмкин. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы җиткерә.

Һава температурасы -23 градус булганда — авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларда, ә -25 градус булганда — шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларда һәм авыл җирләрендәге мәктәпләрнең 5–9 нчы сыйныфларда дәресләр укытылмый.

Һава температурасы -30 градус булганда, авыл мәктәпләрендә, ә -32 градус булса, шәһәр мәктәпләрендә 10–11 нче сыйныфларда укулар булмаячак.

Расиха ФАИЗОВА

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.