Кариев театрында Салават дәүләт башкорт драма театры гастрольләре башланды

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Салават дәүләт башкорт драма театры гастрольләре башлана

Бүген 12 сентябрьдә 13:00, 18:30 – Салават театры, «Безнең өйнең яме» («Радость нашего дома») 6+ спектакле күрсәтеләчәк.

13 сентябрь, 13:00, 18:30 «Әйбәт кыз Лида» («Хорошая девочка Лида») 12+, 4 сентябрь, 19:00  «Абау, димче килә» («Осторожно, сваха!») көтелә.

Ноябрь аенда Кариев театры Салаватка бара. «Без дә аларга балалар өчен дә, олылар өчен дә төрле формат спектакльләр алып барабыз. Алар – «Камыр батыр», «Йосыф», «Ак чәчәкләр», – дип таныштырды Кариев театрының тамашачыларны оештыру эшләре буенча директор урынбасары Искәндәр Вәлиев дип сөйләгән иде «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Фәния Лотфуллина

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.