Логотип Магариф уку
Цитата:

Кайсы артист Яңа елны гел өендә каршылый?

Танылган җырчы Рәсим Низамов Яңа елны гаиләсе белән каршылар өчен Түбән Новгород өлкәсеннән кайткан. Җырчылар, журналистлар, мөгаллимнәр өчен елның иң серле, тылсымлы көне һәм төне тагын ниләр белән и...

Танылган җырчы Рәсим Низамов Яңа елны гаиләсе белән каршылар өчен Түбән Новгород өлкәсеннән кайткан. Җырчылар, журналистлар, мөгаллимнәр өчен елның иң серле, тылсымлы көне һәм төне тагын ниләр белән истәлекле икән? Моны «Гаилә һәм мәктәп» журналының декабрь санын укып белә аласыз.
Төп һөнәре буенча инженер-геолог булып эшләүче Ленар Рахмаев тормыш иптәше Алсу белән өч бала үстерәләр. «Үрнәк гаилә» сәхифәсендә дөнья күргән «Тормыш йөген бергә тартканда» язмасы аларның тормышы, тәрбия серләре һәм... Ленарның хоббие – сәнгатькә багышлана.
«Татнефть» компаниясе җитәкчесе – глобализация чорында милли бердәйлекне саклап калу өчен җан атучы Наил Маганов тәкъдиме белән 2017 елдан тормышка ашырыла башлаган «Алтын алмалар турында әкият» уникаль паблик-арт программасының өченче сезоны тәмам. Журнал битләрендә шул проект кысаларында Әлмәт йортларын бизи башлаган берничә мурал белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык.
Ә сез Җәлилчеләрнең берсе булган Сәлим Бохаровның Кызыл Армия сафларына алынган кеше булмавын беләсезме? 1990 елның 5 маенда чын исеме Галләнур Бохараев икәнлеге ачыклангач, антифашистик төркемнең башка әгъзалары белән бергә, аның исеме дә реабилитацияләнә. «Җәлилчеләр» сәхифәсенең чираттагы язмасы мәңге 29 яшьлек булып калган герой – Сәлим Бохаровка багышалана.
Шушы һәм башка язмалар белән беррәттән, журнал битләрендә балалар белән бергә баш ватып алу өчен төрле биремнәр, йокы алдыннан укырга шигырь-хикәяләр һәм ТР Милли музее белән берлектә бүләк уйнатылу турында игълан урын алды. Журналны редакциядән, почта бүлекчәләреннән, киосклардан сорагыз я http://magarif-uku.ru/ru/subscription/ аша электрон форматын алып укыгыз.
Исегезгә төшерәбез, журналга 12 декабрьгә кадәр почта бүлекчәләрендә 11% ташлама белән язылырга мөмкин.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ