Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан үзмәшгульләре Шәһәр көнендә узачак ярминкәдә бушлай катнаша ала

30 августта Казан үзмәшгульләре «Я и есть Татарстан» ярминкәсендә һәм Kazan bazar форумында бушлай катнаша ала. Моның өчен МСП.РФ сайтында гариза калдырырга кирәк. Бу хакта «Татар информ» хәбәр итә.&n...

30 августта Казан үзмәшгульләре «Я и есть Татарстан» ярминкәсендә һәм Kazan bazar форумында бушлай катнаша ала. Моның өчен МСП.РФ сайтында гариза калдырырга кирәк. Бу хакта «Татар информ» хәбәр итә. 

«Я и есть Татарстан» ярминкәсе Казан Кремле янында узачак. Чара барышында иң озын сәүдә рәтләре буенча Россия рекордын кую планлаштырыла.
Шул ук көнне Бауман урамында ТР Фәннәр академиясе янында Kazan bazar үзмәшгульләр форумы узачак. Аның программасында – товарлар күргәзмәсе, сату, мастер-класслар, стратегик маркетинг буенча лекцияләр һәм концерт программасы.
Үзмәшгульләргә чараларда катнашу өчен МСП.РФ порталында гариза калдыру зарур. Хезмәтләр арасында «Финансирование участия в выставочно-ярмарочных мероприятиях на территории РФ» дигәнне, ачылучы исемлектән кызыксындырган чараны сайларга кирәк. Консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең +7(843)524-90-90 кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ