Казан IT-паркы теләгән һәркемне Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмгә чакыра

Бүген 18.00 сәгатьтә Казан IT-паркында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм була. Шул хактагы мәгълүмат технопаркның социаль челтәрләрендә урнаштырылган.

«Балаларыгызны шәһәрнең иң яхшы аниматорларыннан мастер-класслар, сабын куыгы һәм фокусчылар тамашасы, фудкорт һәм фотозона көтә», — диелә игъланда.

Моннан тыш, программа аквагрим, спорт ярышларын үз эченә ала, балалар тәм-томнар белән бушлай сыйлана алачак. IT-парк территориясенә керү ирекле, шулай да мастер-классларда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.