Июнь аенда Казан кирмәне территориясендә күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен музей лагере ачылачак. Алты көн дәвамында балалар, музейларга, күргәзмә залларына йөреп, милли-мәдәни мирасыбыз белән танышачак. Программада иҗади дәресләр һәм осталык дәресләре үткәрү дә каралган.
Лагерьда волонтёр булып эшләргә теләүчеләр, башта анкета тутырырга тиеш, диләр оештыручылар.
Расиха ФАИЗОВА