Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан кызы Мәскәүдә җиңгән

Башкалабыздагы Совет районының 90 нчы гимназия укучысы Анастасия Сальникованың Мәскәүдә “Бөтенроссия туган тел укытучылары остаханәсе” бәйгесе кысаларында уза торган “Укучылар иҗаты ярышы”нда призлы у...

Башкалабыздагы Совет районының 90 нчы гимназия укучысы Анастасия Сальникованың Мәскәүдә “Бөтенроссия туган тел укытучылары остаханәсе” бәйгесе кысаларында уза торган “Укучылар иҗаты ярышы”нда призлы урын яулап кайтуы мәгълүм булды.
Гимназиянең 9 нчы сыйныфында белем алучы рус кызы Настя әлеге уңышка татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тырышып өйрәнүе нәтиҗәсендә ирешкән. Мәскәүдә үткән бәйгегә аны рус халкының бөек шагыйре Александр Пушкинның шигырьләрен иң оста һәм сәнгатьле итеп сөйләгәне өчен җибәргәннәр һәм гимназист кыз анда да сынатмаган. Бөтен Рәсәй галимнәреннән тупланган мәртәбәле жюри каршында даһи шагыйрьнең “Талисман” шигырен рус һәм татар телләрендә чатнатып сөйләп биргән. Жюри әгъзалары Настяның Пушкинга багышлап язган үз шигырен дә яратып тыңлаганнар.
90 нчы гимназиянең данын сокланырлык итеп яклаган Анастасия Сальникованы зур җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да укуында уңышлар теләп калабыз.

Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ