Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә укытучылар җитми

Татарстан башкаласы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучылары, шулай ук рус теле, физика һәм математика укытучылары җитешми. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов...


Татарстан башкаласы мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укытучылары, шулай ук рус теле, физика һәм математика укытучылары җитешми. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов сөйләде. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. 




Ул 5 октябрьдә укытучылар көне билгеләп үтеләчәген искәртте. Бүген Казан белем бирү учреждениеләрендә 8 меңнән артык укытучы эшли. Алар арасында яшь белгечләр дә, күпьеллык хезмәт стажы булган кешеләр дә бар. Казанда 25 укытучының хезмәт стажы 50 елдан артык.
Соңгы ун ел эчендә Казан мәктәпләрендәге укучылар һәм укытучылар саны нисбәте елдан-ел арткан. 2013 елда ул уртача 15,9 пунктны тәшкил итсә, хәзер исә – 21,4. Соңгы ун ел эчендә шәһәр мәктәпләрендә укучылар саны 53 процентка, ә укытучылар саны 6 процентка гына арткан.
«Бу тагын бер кат әлеге өлкәдә белгечләр кирәклеген күрсәтә. Иң зур кытлык башлангыч сыйныф укытучылары, рус теле, физика һәм математика укытучылары арасында», – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ